Татарстарн Президенты республика авылларында Сабантуй бәйрәмен уздыруны рөхсәт итте

20.06.2020

Республика авылларында татар халык бәйрәме Сабантуйны уздыру рөхсәт ителде. Мондый карар турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә игълан итте. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Covid-19 вирусы таралу куркынычы зур булганга, эре чаралар, шул исәптән Сабантуй да, республика шәһәрләре, район үзәкләре һәм эре торак пунктларда үткәрелмиячәк. Ләкин, теләк булган очракта, авылларда аны уздыру мөмкин. ТР Президенты билгеләгәнчә, Сабантуй, авыл халкы фикерен исәпкә алып, оештырылырга тиешле. Һәм, әлбәттә, Роспотребнадзорның бөтен таләпләре үтәлергә тиеш. 

"Иң дөрес Сабантуй авылда ул. Менә ул туганнар белән, тальян гармун һәм биюләр белән үткәрелә торган чын бәйрәм. Олы спортчыларсыз, һәр теләгән кеше көрәшә алырлык. Зур булмаган чаралар бик әһәмиятле. Көнен без билгеләдек - 4 июль. Торак пункт теләге булса, без андый чараларны уздырырга рөхсәт итәбез!, - диде Рөстәм Миңнеханов. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.