Республиканың хезмәт коллективларында яңа коронавирус инфекциясе белән авырулар очрагы 2 мәртәбәгә кимегән. Бер атна эчендә 9 яңа хезмәт коллективында 20 очрак теркәлгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы – Татарстан Республикасы буенча Баш санитар табиб Марина Патяшина хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Марина Патяшина хәбәр иткәнчә, бу атна эчендә 222 яңа коронавирус инфекциясе белән авыру очрагы теркәлгән, үткән атнага караганда 31 очракка ким бу. Бүгенгә республикада барлык авыручылар саны 5 мең 186 кеше. Соңгы ай эчендә теркәлгән очраклар саны әкренләп кими. Яңа очраклар арту темпы бер атна эчендә – 0,6%. Республика гомумроссия рейтингында авырулар саны буенча 79 нчы урында.
«Июль ае дәвамында пенсия яшендәге авыручылар саны арту борчый. Соңгы атнада һәр дүртенче авыручы – өлкән яшьтә. Мондыйлар үзизоляциядә калырга тиеш», - диде ведомство башлыгы.
Республикада вәзгыять тотрыклану кайбер чикләүләрне тутатырга мөмкинлек бирде. Билгеле бер кагыйдәләрне үтәгән килеш, сәүдә үзәкләре, җәмәгать туклануы предприятиеләре, ачык һавада аттракционнар, зоопарклар ачылган.
Ашамлык кибетләрен тикшереп тору дәвам итә. Бер атна эчендә 126 сәүдә объекты тикшерелгән, барлыгы 3 мең 196 нокта. 2 мең 188 кисәтү тапшырылган.