Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов су объектларында кешеләр иминлеген тәэмин итү чараларын аерым контрольгә алырга йөкләде. Бүген бу хакта ул Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ирек Кадәмов, узган ял көннәрендә аномаль эссе һава торышын исәпкә алып, судагы вәзгыять киеренке кала, дип белдерде. Узган атнада республика сулыкларында 14 кеше, шул исәптән 3 бала һәлак булган. Узган атнада 11 кеше батып үлгән, шул исәптән 1 бала. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 11 һәм 12 июльдә ял көннәрендә генә дә 10 кеше, шул исәптән 1 бала баткан.
Ирек Кадәмов билгеләгәнчә, ел башыннан республика сулыкларында 55 кеше үлгән, шул исәптән 5 бала, узган елның шул ук чорында – 36 һәлак булган, шул исәптән 3 бала.
Министрлык тарафыннан узган атнада районнар киселешендә суда профилактик, оештыру һәм гамәли чараларның үтәлешенә анализ ясалды. Барлык районнарда, Әтнә районыннан тыш, сулыкларда контроль һәм профилактика өчен җыелма мобиль патруль төркемнәре булдырылган. Барлыгы 484 кешедән торган 161 төркем төзелде.
Административ практикага килгәндә, узган атнада ТР территориясендә су объектларында кешеләрнең тормышын саклау кагыйдәләрен бозган өчен 45 кеше җаваплылыкка тартылган. Хәзер бу күрсәткеч 4 тапкыр арткан һәм 179 беркетмә тәшкил итә.
Батып үлүчеләрнең яртысыннан артыгы исерек хәлдә булуын исәпкә алып, хисап чорында 40 кеше җәмәгать урыннарында исерек хәлдә күренгән өчен җаваплылыкка тартылган.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, су объектларында кешеләр иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре аерым игътибар таләп итә. Ул иҗтимагый урыннарда алкогольле эчемлекләр эчү белән бәйле хокук бозуларны булдырмау кирәклегенә аерым игътибар итте. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләрен татарстанлыларның йөзү чараларын: моторлы көймәләрне, су мотоциклларын, катерларны һ. б. эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык чараларын үтәүләрен катгый контрольдә тотарга өндәде.