Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды

25.08.2020

«КОНАР» (Чиләбе) нефть машиналары төзелеше төркеме һәм «ПЕГАЗ-Инжиниринг» (Уфа) проект компаниясе Татарстанда уртак предприятие булдырырга әзер. Бүген бу хакта Казанда узган «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышында «КОНАР» КТ Директорлар советы рәисе Валерий Бондаренко хәбәр итте.

«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында уздырды. 

«Без, республика предприятиеләре потенциалын мөмкин кадәр җәлеп итеп, уртак предприятие булдырырга әзербез, – диде Валерий Бондаренко. – Без чит илләрнең иң яхшы аналогларын җәлеп итә алабыз. КОНАР берничә нефть эшкәртү заводында реинжиниринг уздыра».

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу тема буенча  «Татнефть» ГАҖ, «Казаноргсинтез» һәм «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ белгечләре белән җентекләп фикер алышырга тәкъдим итте.

Диңгез гидробионтлары организмдагы йод кытылыгын киметергә ярдәм итәчәк. Утырышта бу хакта Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, «Липосомаль технологияләр» НПЦ ҖЧҖ генераль директоры Роберт Ильязов хәбәр итте.

Аның фикеренчә, бүген россиялеләрнең күп өлеше бу проблеманы белә, йод җитмәү онкология авыруларына, эндокрин функцияләр бозылуга китерергә мөмкин.

Роберт Ильязов республикада кешеләр өчен – биоорганик ашамлык өстәлмәләре, авыл хуҗалыгы хайваннары һәм кош-корт өчен терлек азыгы гранулалары җитештерүне тәкъдим итте.  

Метрологияне законнар белән җайга салу һәм үлчәмнәрдә цифрлы методикаларга күчү проблемаларын «ХРОМОС-инжиниринг» (Мәскәү) компаниясе генераль директоры Андрей Пахомов күтәрде. Бу предприятие лаборатор тикшеренүләр өчен җайланмалар һәм  ИТ-хәл ителешләр җитештерә.

Тагын утырышта табигый газдан фракцияләр алу өчен түбән температуралы ректификация технологиясе дә тәкъдим ителде. Бу хакта «ПЕГАЗ-Инжиниринг» (Уфа) ҖЧҖнең фәнни эш буенча генераль директоры урынбасары Андрей Курочкин сөйләде.

Моннан тыш, Казан синтетик каучук заводындагы ситуация турында нотык белән «Синтез» АҖ генераль директоры Денис Чернышев чыгыш ясады.

Искәртәбез, 2019 сентябрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте, КЗСК конкурс идарәчесе һәм «Сәнәгать технологияләре» АҖ арасында завод мәйданында ОСК предприятиесен махсус продукция белән тәэмин итү максатларында җитештерү эшчәнлеген торгызып җибәрү турында килешенгән иде. Башта эш «Синтез» АҖ («Промтех» АҖ ярдәмче предприятиесе) белән процесcинг шартнамәләре нигезендә оештырылган иде.

Денис Чернышев хәбәр иткәнчә, технологияләр, хезмәт династияләре дәвамчылыгын тәэмин итү, предприятиенең булган традицияләрен саклап калу максатларында 2020 елның июлендә «Синтез» АҖ «Казан синтетик каучук заводы» АҖ дип исемләнде. Предприятие Татарстанда салым исәбенә баскан. Лицензияләрне рәсмиләштергәннән соң элеккеге «КЗСК» ААҖнең бөтен персоналы яңа предприятиегә күчереләчәк.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Девон" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча.