Алексей Песошинны “Татэнергосбыт” АҖ Директорлар советы рәисе итеп сайланды

26.08.2020

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Татэнергосбыт” АҖ Директорлар советы утырышы узды.

Очрашу Директорлар советы рәисен сайлаудан башланды. Алексей Песошинны бертавыштан сайладылар.

Утырышта берничә актуаль мәсьәлә каралды, аерым алганда, 2020-2021 елларга совет эше планы расланды һәм 2020 елга компаниянең капиталь кертемнәре программасына өстәмәләр килештерелде.

Директор Рифнур Сөләйманов 2020 елның беренче ярты елында компаниянең эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча доклад ясады.

“Билгеле сәбәпләр аркасында, электр энергиясен эшләп чыгару һәм куллану күрсәткечләре быел алдагы елларга караганда түбәнрәк. Беренче кварталда тулаем ил буенча электр энергиясен куллану күләме кыш җылы булу сәбәпле, икенче кварталда коронавирус инфекция аркасында түбәнәйде”, - диде компания җитәкчесе.

Алга таба директор төп күрсәткечләрнең динамикасын тәкъдим итте. Беренче яртыеллыкта станцияләр тарафыннан электр энергиясен эшләп чыгару 12 млрд 166 млн кВт. сәгать тәшкил итте. Аңа ихтыяҗ 14 млрд 514 млн кВт булган. Ул 11,1%ка кимегән. Узган елга караганда, электр энергиясен куллануның кимүе тулаем Татарстан буенча 4,7% булган.

Рифнур Сөләйманов 2020 елның беренче ярты елында кулланылган электр энергиясе өчен булган бурычлар турында да сөйләде.

Аннары энергияне сатып алу һәм сату буенча директорның беренче урынбасары Марат Вәлиев чыгыш ясады. Ул 2020 елда электр энергиясен исәпкә алуның интеллектуаль системасын кертү һәм 2021-2023 елларга компаниянең электр энергиясен интеллектуаль исәпкә алуны үстерү буенча инвестпрограмма проектын килештерү барышы турында хәбәр итте.

Утырыш тәмамланганда Алексей Песошин барысына да яхшы эшләүләре өчен рәхмәт белдерде һәм уңышлар теләде.


“Татэнергосбыт” АҖ матбугат хезмәте