Татарстан Президенты: Мостай Кәримгә Казанда монумент татар-башкорт дуслыгын алга таба ныгытуга хезмәт итәчәк

27.08.2020

Бүген Казанда танылган башкорт шагыйре һәм язучысы Мостай Кәримгә һәйкәл ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Башкортостан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин һәм Мостай Кәримнең оныгы Тимербулат Кәримов катнашты.

Мостай Кәрим - башкорт әдәбияты классигы һәм дөнья мәдәни фондын баеткан күренекле әсәрләр авторы. 100дән артык шигъри һәм прозаик җыентыклар, 10нан артык драма әсәре дөнья күрде. Әдәби бүләкләр һәм премияләр лауреаты. Бөек Ватан сугышы ветераны.

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә узган ел, Башкортстан Республикасының 100 еллыгын юилгеләп үткәндә, Уфада татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылуын искә төшерде. «Быел Татарстан Республикасына 100 ел тула. Һәм бүген безнең төбәкләр һәм халыкларыбыз өчен мөһим вакыйга - без Мостай Кәримгә һәйкәл ачабыз. Шагыйрь, драматург, публицист, Бөек Ватан сугышында катнашучы, җәмәгать эшлеклесе, аның исеме Россия һәм дөнья әдәбиятына алтын хәрефләр белән язылган», - диде ТР Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, Мустай Кәрим әсәрләре һәрвакыт тирән мәгънә, игелек һәм ихласлык, телнең матурлыгы һәм байлыгы, милли башкорт колориты белән аерылып торды.

Рөстәм Миңнеханов Казанда Мостай Кәримгә монумент кую татар-башкорт дуслыгын ныгытачак, мәдәни алмашу һәм хезмәттәшлек традицияләрен дәвам итәчәк, дип ышаныч белдерде.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән Башкортостан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров, Татарстан һәм Башкортостан арасында хезмәттәшлекне үстерүгә, халыклар арасында дуслык һәм үзара аңлашуны ныгытуга зур өлеш керткән өчен бүләкләнде.

Радий Хәбиров ассызыклаганча, Казанда Мостай Кәримгә монумент ачылу - әһәмиятле вакыйга. «Бу искиткеч һәйкәл Казанның үзәгендә ачылачагы безнең өчен зур дәрәҗә. Безнең рухи остазыбыз, шагыйрь, фронтовик Мустай Кәрим Татарстанны һәрвакыт яратты, ике республиканың һәм ике халыкларның мәңгелек дуслыгы өчен чыгыш ясады», - диде ул.

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Миңнехановка әлеге проектны гамәлгә ашырган өчен рәхмәт белдерде. "Сез - илебезнең иң тәҗрибәле җитәкчеләренең берсе. Бу һәйкәлнең ачылуын Башкортстан һәм Татарстан дуслыгы, шулай ук сезнең белән чын ир-атлар дуслыгы символы дип санарга рөхсәт итегез. Бу монумент безнең алга таба чәчәк атуыбызны һәм илебез хакына алга хәрәкәтебезне символлаштырсын", - дип өстәде Радий Хәбиров.

Тимербулат Кәримов, үз чиратында, Татарстан җитәкчелегенә һәм монументны булдыруда катнашканнарга рәхмәт белдерде.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.