Алексей Песошин “Алабуга” күпләп сату-бүлү үзәге ачылышында: Республикада җитештерелгән товарларның күп булачагына ышанам

26.08.2020

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин X5 Ритейл Груп компаниясенең “Алабуга” күпләп сату-бүлү үзәген ачу тантанасында катнашты.

Бу чара Алабугада (Ижевское шоссе ур., 8 йорт) узды.

Ачылу тантанасына кадәр Алексей Песошин һәм башка дәрәҗәле кунаклар махсуслаштырылган күргәзмәдә тәкъдим ителгән Татарстан җитештерүчеләренең продукциясе белән танышты. Анда Күмәч-кондитер комбинаты, “Татспиртпром”, “Агросила”, “Яшел Үзән сөт комбинаты”, “Махеев” һәм башкалар бар иде.

“Бүген без Х5 Ритейл Груп компаниясе өчен “Ромекс-Кубань” компаниясе төзегән “Алабуга” күпләп сату-бүлү үзәген ачабыз. Бу үзәк барыннан да элек азык-төлек продуктларын һәм барлык товарларын саклау өчен билгеләнгән”, - диде Алексей Песошин.

Проектка инвестицияләр күләме 980 миллион сум тәшкил итә. 250 яңа эш урыны булдырылачак. Х5 компаниясенең Татарстанда 700дән артык кибете бар, Татарстаннан йөзгә якын тәэмин итүче Х5 белән эшли. Ваклап сату әйләнешендә алар өлешенә 33% туры килә.

Татарстан Премьер-министры ассызыклаганча, төбәк җитәкчелеге җирле товар белән тәэмин итүчеләр күбрәк булыр дип өметләнә.

“Вакыт узу белән, республикада җитештерелә торган товарлар да, тәэмин итүчеләр дә күбрәк булыр дип ышанам. Яңа күпләп сату-бүлү үзәгенең куәте тәүлегенә 2,5 мең тоннага кадәр йөк эшкәртергә һәм 600гә якын сәүдә объектына хезмәт күрсәтергә мөмкинлек бирә”, - диде Алексей Песошин.

Үзәкнең хезмәт күрсәтү зонасында Татарстан гына түгел, күрше төбәкләр дә бар.

“Үзәк төзелешенә Моношәһәрләрне үстерү фонды зур ярдәм күрсәтте. Без Фонд җитәкчелегенә ярдәм өчен рәхмәт белдерәбез”,- дип билгеләде Алексей Песошин.

Бу чара кысаларында Моношәһәрләрне үстерү фонды җитәкчесе Ирина Макиеваның видеомөрәҗәгате күрсәтелде.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.