Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополис махсус икътисадый зонасында Белешмәләрне эшкәртү һәм саклау үзәге төзелешен башлап җибәрү тантанасында катнашты.
«Иннополис» МИЗның бу проекты «Росэнергоатом» концерны тарафыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән хезмәттәшлек турында меморандум һәм БЭҮ геобүленү һәм катастрофага тотрыклылык челтәрен үстерү программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.
Рөстәм Миңнеханов һәм «Росатом» дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев видеоконференция режимында бу чарада катнаштылар.
Төзелешкә һәм БЭҮнең беренче чираты инженер инфраструктурасын булдыруга инвестицияләр күләме 3 млрд сум, тагын берничә миллиард сум сервер җайланмаларына һәм «Росатом» коммерциячел болытына кертеләчәк.
Төзелеш 2021 елның 2 кварталында башланачак. «Иннополис» БЭҮнең беренче чиратын 2022 елның икенче яртысында гамәлгә кертергә җыеналар.
«Бүген Иннополиста мөһим вакыйга – без партнерлыгыбыз үсешендә яңа адым булачак эре һәм актуаль проектка старт бирәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында. Ул искәрткәнчә, Татарстан «Росатом» белән актив хезмәттәшлек итә: «Алабуга» МИЗда композит кластер үстерелә, Саровта һәм Снежинскта федераль атом төш үзәкләре белән эш бара, цифрлы икътисад өлкәсендә проектлар гамәлгә ашырыла.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Иннополис – ил картасындагы үсеш нокталарының берсе.
«Ышанам, без 2022 елның икенче яртысында сезнең белән тагын очрашырбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов, чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.