Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «100% Татарстан» онлайн-форумының пленар утырышында катнашты.
Пленар утырыш Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Хәзерге заман сәнгате галереясендә узды (Казан).
Искәртәбез, «100% Татарстан» онлайн чарасы 30 августтан 10 сентябрьгә кадәр барды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләп үткәнчә, «100% Татарстан» онлайн-форумы республика турында видеоматериаллар базасын булдырырга ярдәм итте, һәм бу базаны киләчәктә дә саклап калырга һәм файдаланырга кирәк. «Бу мәйданчык республика турында, безнең партнерлар турында мәгълүмат бирә, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Форум 12 көн барды, һәм бу алымның кызыклы һәм кирәкле булуын күрәбез. Барлык бу база сакланачак».
Пленар утырышта катнашучыларга видеоконференция режимында сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров мөрәҗәгать итте.
Рөстәм Миңнеханов икътисадка, инвестицияләр җәлеп итүгә, республика мәктәпләрен сыйфатлы интернет белән тәэмин итүгә, төбәктә массакүләм спортны үстерүгә кагылышлы сорауларга җавап бирде. Аның өчен «100% Татарстан» нәрсә ул дигән сорауга Рөстәм Миңнеханов: «Иң мөһиме – бу тынычлык һәм татулык, милләтара һәм диниара татулык, моннан башка бернәрсә дә төзеп тә, бернәрсәгә ирешеп тә булмый», – диде.
https://100tatarstan.com/