Рөстәм Миңнеханов «Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше буенча РФ Дәүләт советының эш төркеме утырышында катнашты

10.09.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү мэры Сергей Собянин рәислегендә «Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше буенча РФ Дәүләт советы утырышында катнашты.

Искәртәбез, Сергей Собянин «Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше буенча эш төркемен җитәкли. Утырышта илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды. Утырыш видеоконференция режимында узды. 

Утырыш барышында Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, ул РФ Дәүләт советының «Төзелеш, ТКХ, шәһәр тирәлеге» юнәлеше өчен җавап бирүче эш төркемен җитәкли. Бу юнәлешне гамәлгә ашыру ел саен кимендә 5 млн. гаиләнең торак шартларын яхшыртуны, торак төзелешен кимендә елына 120 млн. кв метрга арттыруны, яшәү өчен яраксыз торак фондын тотрыклы киметүне күз алдында тота, диде Рөстәм Миңнеханов.

«Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның йөкләмәләрен үтәү өчен без әлеге илкүләм проектның күрсәткечләрен корректировкалау өчен төбәкләр фикерләрен җыйдык, - диде Рөстәм Миңнеханов. - «Торак» федераль проекты буенча тәкъдимнәрне 85 субъекттан 83 төбәк җибәрде».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген ил халкы нигездә беренчел кирәкле товарларны сатып ала һәм торакка аз игътибар бирә. Торак төзелеше күләмнәрен киметү шулай ук территорияләрдә комплекслы үзләштерү өчен инженер, социаль, транспорт инфраструктурасы булмауга да бәйле.

«Төбәкләр тапшырган тәкъдимнәрне без Россия Федерациясе Төзелеш министрлыгына җибәрдек», - диде ул. Рөстәм Миңнеханов тагын хәбәр иткәнчә: 6,5%лы ташламалы ипотекага ихтыяҗ бар. «Республика буенча бездә – яңа торакка ипотека кредитларының 75%ы нәкъ менә шул программага туры килә. Татарстанда быелның 7 ае эчендә ипотека кредитлары саны үткән елның шушы чорына карата дүрттән бергә арткан», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бу программа эшен 2020 елның ноябрендә тәмамлый, һәм ул аны озайтырга тәкъдим итте. «Мин ташламалы ипотека пограммасын озайту кирәклеге турында төбәкләр фикерен җиткерәм», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, инженер инфраструктурасы объектларын «Стимул» программасына кертү җитди мәсьәлә булып тора. Бу программа территорияне комплекслы үзләштерергә мөмкинлек бирәчәк.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.