Татарстан Президенты Россия Спорт министры һәм Россия Футбол берлеге башлыгы белән очрашты

10.09.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Россия Спорт министры Олег Матыцин һәм Россия Футбол берлеге президенты Александр Дюков белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. 

Очрашуда яклар төбәктә физик тәрбия һәм спорт үсеше, «Демография» илкүләм проекты кысаларында «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру, заманча спорт инфраструктурасын үстерү һәм халыкны системалы рәвештә физик тәрбия белән шөгыльләнүгә җәлеп итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.  

Аннары Рөстәм Миңнеханов Олег Матыцинны һәм Александру Дюковны Татарстан Республикасының социаль-икътисадый потенциалын үстерүгә керткән өлешләре өчен «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» медале белән бүләкләде. РФ Спорт министры Рөстәм Миңнехановка физик тәрбия һәм спорт өлкәсендәге шәхси казанышлары өчен Николай Озеров медален тапшырды.  

Шуннан соң Татарстан Республикасы белән РФ Спорт министрлыгы арасында физик тәрбия һәм спортны үстерү өлкәсендәге хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.   

Тагын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Спорт министры Олег Матыцин, РФБ президенты Александр Дюков һәм Татарстан Республикасы Футбол федерацясе рәисе Александр Гусев футболны үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.