Рөстәм Миңнеханов: Казан тарихи җирлеге территориясен тотрыклы үстерү концепциясе гомумшәһәр фикер алышуына чыгарылачак

11.09.2020

Казан тарихи җирлеге территориясен тотрыклы үстерү концепциясе гомумшәһәр фикер алышуына чыгарылачак, Бүген концепцияне тәкъдир иткәннән соң  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мондый тәкъдим белән чыкты.  

Тәкъдим итү чарасы Казан Ратушасында узды.

Казан мэры Илсур Метшин чыгышында хәбәр иткәнчә, Казан тарихи җирлеге территориясен тотрыклы үстерү концепциясе соңгы ике ел буена эшләнде. Эш төркемен Илсур Метшин җитәкләде, процесс кураторы Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова булды.

«Без шәһәр төзелеше, урбанистика, архитектура, мәдәни мирасны саклау буенча белгечләр чакырдык, бәйсез белгечләрне һәм Мәскәүдән коллегаларыбызны чакырдык, – диде Казан мэры. – Концепцияне эшләү турындагы карар шәһәр төзелеше һәм тарихи мирасны саклап калу күзлегеннән караганда шәһәр өчен бик мөһим».

Казан – тарихи үзәкне саклап калу эшен системалаштыру максаты куйган беренче шәһәрләрнең берсе булды, диде Илсур Метшин.

Эш төркеме буш калган җир кишәрлекләрен ачыклау буенча зур аналитик эш башкарды һәм комплекслы үсеш буенча тәкъдимнәр кертте. Төзелешләр биләп торучы территорияләрнең характеры билгеләнде, шәһәр үзәгендә яшел каркас һәм транспорт системасы булдыру анализланды.

«Безнең бурыч – Казан үзәген тотрыклы үстерү өчен күп мөмкинлекләр һәм аның үзенчәлекләренә сак мөнәсәбәт булдыру. Концепция шәһәрнең реаль мөмкинлекләрен исәпкә ала», – диде Илсур Метшин.

Концепция турында төгәлрәк «Аксиом Архитект» ҖЧҖ директоры  Олег Маклаков сөйләде.  

«Казанны без ничек күрәбез. Ландшафт һәм  урамнар: саклау предметы һәм үсеш юнәлешләре» нотыгы белән «Персональная творческая мастерская Союза архитекторов Республики Татарстан архитектора Новикова Н.М.» ҖЧҖ архитекторы Анна Новикова чыгыш ясады.

Казан гамәли урбанистикасы үзәге координаторы Мария Леонтьева «Шәһәрнең җаны һәм образы. Саклап калу кыйммәтләре һәм үсеш принциплары» нотыгын тәкъдим итте.

Концепцияне раслаганнан соң шәһәрнең тарихи үзәген үстерүдәге һәр юнәлешне регламентлый торган норматив актлар базасы эшләнәчәк.

Илсур Метшин шулай ук Татарстан Президентына республика башкаласына күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде.   

Әзерләнгән документның күп аспектлы булуына карамастан, аның төп максаты – Казанның тарихи йөзен саклап калу, диде Рөстәм Миңнеханов. «Моның өчен зур эш башкарылды. Бу команда тарафыннан гаять зур хезмәт куелган, күп мәсьәләләр һәм юнәлешләр каралган, – диде ул. – Бу концепция шәһәрне үстерү буенча ни дәрәҗәдә эшли алачагыбызны күрсәтә. Болар бар да регламентланачак».

Татарстан Президенты Казан тарихи җирлеге территориясен тотрыклы үстерү концепциясен гомумшәһәр фикер алышуына чыгарырга, шуннан соң  Казан шәһәр Думасы раславына кертергә тәкъдим итте. «Кем дә булса үзгәреш кертергә теләргә мөмкин. Бу концепцияне гомумшәһәр фикер алышуы процедурасына чыгару кирәк булачак, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Шәһәр кешеләре тарихи мәдәниятебезне ничек салап калу буенча нәрсә эшләячәкләребезне белеп торсыннар».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә: тузган һәм авария хәлендәге торакны бетерү программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә шәһәр үзәгендә халыкның тыгызлыгы кимеде, шуңа күрә концепция белән торак йортлар төзү мөмкинлеген дә карау мөһим.  

Казан тәҗрибәсе Татарстанның башка шәһәрләрендә һәм районарында да исәпкә алыначак, диде Рөстәм Миңнеханов. «Казаннан тыш, безнең тагын 13 тарихи җирлегебез бар. Бүген Алабуга һәм Чистай буенча бу эшне башларга йөкләмә бирдем», - диде Татарстан Президенты.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчеләре Олеся Балтусова һәм Наталия Фишман-Бекмаметова, Башкарма комитетның структур бүлекчәләре вәкилләре һәм башкалар катнашты.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. Казан мэриясе порталы материаллары кулланылды.