ТР Министрлар Кабинетында Торак һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтүдә гражданнар хокукларын тәэмин итү буенча республика ведомствоара комиссия утырышы узды.
Утырышны ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин уздырды.
ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов гамәлгә ашырыла торган программалар, җылылык җибәрү мәсьәләләре һәм ТКХ өлкәсендә норматив көйләүләр буенча доклад ясады.
Аның сүзләренчә, 12 ноябрьгә күп фатирлы йортларга капремонт буенча башкарылган эшләр 99,5% тәшкил итә.
Агымдагы елда 1 066 күп фатирлы йортны ремонтлау планлаштырылган.
50 республика программасыннан 2020 елда коммуналь хуҗалык өлкәсендә 5 программа гамәлгә ашырыла. Шуларның 4се төгәлләнгән, чистарту корылмаларын яңарту программасы төгәлләнү стадиясендә.
“Экология” илкүләм проекты кысаларында республикада “Иделне сәламәтләндерү” федераль проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Проект кысаларында 9 чистарту корылмасын яңарту уздырыла.
“Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм поекты кысаларында “Яшәргә яраксыз торак фондын тотрыклы кыскартуны тәэмин итү” федераль проекты гамәлгә ашырыла. Бу проект буенча 2025 елга кадәр 85 авария хәлендәге күп фатирлы йортлардан 1 754 кешене күчерү планлаштырылган.
ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов күп фатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә контроль-күзәтчелек эшчәнлеген уздыру буенча отчет тәкъдим итте.
“Безнең ишегалды” программасы буенча “Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты” фондының Стратегик проектлар идарәсе департаменты җитәкчесе Венера Камалова йомгак ясады.
Рөстәм Нигъмәтуллин эш нәтиҗәләре буенча утырышта әйтелгән тәкъдимнәрне хуплады һәм федераль норматив актларга төзәтмәләр кертү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.