Рөстәм Миңнеханов СИА форумы кысаларында «Төбәк сәясәте 2030: яңа инвестицион циклны эшләтеп җибәрү өчен хәл ителешләр» сессиясендә катнашты

12.11.2020

Агымдагы шартларда инвесторлар өчен тотрыклылыкны тәэмин итү мөһим. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) форумы кысаларында «Төбәк сәясәте 2030: яңа инвестицион циклны эшләтеп җибәрү өчен хәл ителешләр» инвестицион сессиясендә чыгыш ясаганда хәбәр итте.

Чара видеоконференцэлемтә режимында узды.

"Инвестицияләр җәлеп итү - Татарстанда иң мөһим өстенлекләрнең берсе, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Республикада инвесторлар белән комплекслы эш җайга салынган - 2012 елдан Инвестицион совет эшли, Татарстан Республикасының Инвесторлар клубы оештырылды, инвестпроектларны алып бару «бер тәрәзә» принцибы буенча тормышка ашырыла.

Ул шулай ук төбәктә капитал салуларны җәлеп итүдә үсеш алган инфраструктура төзелүен искәртте: 2 махсус икътисадый зона эшли, алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре эшли, индустриаль парклар һәм сәнәгать мәйданчыклары эшли.

Рөстәм Миңнеханов СИА командасына нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде. Нәтиҗәдә буларак, Татарстан инвестицион климат торышы буенча, төп капиталга инвестицияләр күләме буенча соңгы 5 елда лидерлар өчлегендә - Идел буе федераль округында 1 нче урында һәм ил буенча 6 нчы урында булуы тора.

Инвестицион үсешкә ярдәм итүнең яңа инструментларын эшләтеп җибәрү турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов капитал салуларны яклау һәм хуплау турындагы законны да атады.

«СЗПКны камилләштерү максатларында яңа инвестпроектлар өчен иң чик күрсәткечләрне киметергә һәм капитал составында заем акчаларын исәпкә алырга тәкъдим итәбез, - диде ул. - Без бу максатларга ирешәчәкбез - 10 млрд.сумнан башлап капитал салулар күләме булган проектлар өчен читтән кертелгән таможня пошлиналары буенча гына түгел, ә НДС, акцизлар, НДПИ буенча да тотрыклылыкны, акцизлар буенча түләүләрнең суммаларын исәпкә алуны күздә тотарга. Авыр чыгарыла торган нефть запасларын чыгару буенча проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеген дә исәпкә алырга кирәк. СЗПКда нефть чыгаруны НДПИ һәм аеруча үзле нефтькә экспорт пошлинасы буенча ташламаларны гамәлдән чыгару белән бергә кертмәү тармактагы инвестицион активлыкны шактый начарайтты".

Икътисадның әлеге капитал секторы шулай ук ил Хөкүмәтенең бюджет кредитлары буенча төбәкләрнең бурычларын түләү хисабына бюджет инвестицияләре мөмкинлеге турындагы яңа карарына (1704 нче карар) кертелмәгән, дип билгеләп үтте аннары Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, яңа инвестпроектларны да, аларны гамәлгә ашыручы юридик затларны да сайлап алуның төгәл критерийларын эшләргә һәм инфраструктура объектларына киткән чыгымнарны каплауның чик күләмен билгеләргә кирәк, диде ул.

Рөстәм Миңнеханов ТОСЭРның җәлеп итүчәнлеген саклап калу өчен тәкъдимнәр белдерде. Шулай итеп, ТОСЭР эшләү дәверендә яңа резидентлар өчен иминият кертемнәре буенча ташламаларның гамәлдә булуын озайтырга, резидентларның инвестицион проектларына минималь таләпләр үтәлергә тиеш булган вакытны озайтырга, резидентлар өчен таможня ташламаларын бирергә, индивидуаль эшкуарларга резидент статусын алу мөмкинлеген бирергә мөмкин.

«Әлеге тәкъдимнәр безнең эшкуарлар белән берлектә эшләнде. Аларны кабул итү компанияләргә нефть, газ, химия, энергетика, микроэлектроникада яңа инвестицион циклны эшләтеп җибәрергә мөмкинлек бирәчәк. Инде хәзер үк республикада перспектив проектлар запасы әзерләнгән", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, башка илләрнең инвестицион законнарының уңай тәҗрибәсен өйрәнү һәм куллану да мөһим.

СИА форумы турында тулырак https://ideas-forum.ru/programme/business-programme/?date=12


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.