Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Куйбышев тимер юлы - «РЖД» ААҖ филиалы башлыгы Вячеслав Дмитриев белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.
Куйбышев тимер юлы һәм Татарстан Республикасының тимер юлларда пассажирлар йөртүне оештыру, пассажирларга һәм йөкләргә хезмәт күрсәтү өлкәсендә хезмәттәшлек итүнең перспектив мәсьәләләре турында фикер алышынды. Аерым алганда, якын елларда сәнәгать предприятиеләренең тимер юл транспортында йөк ташу күләмен арттыра алуы билгеләп үтелде.