Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

12.11.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецовның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

Ул Борис Кузнецовның хатыны Әлфия Солтан кызына кайгы уртаклашу сүзләре белән телеграмма юллады.

«Хөрмәтле Әлфия Солтан кызы! Тормыш иптәшегез, Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецовның вафаты турында хәбәрне тирән кайгы белән кабул иттем. Безнең республика һәм ил үзләренең лаеклы улларының берсен югалтты, тырышлыгы һәм каны исәбенә Ватан иреген саклап калган, тормышын дәүләтне торгызу һәм үстерүгә хезмәт итеп багышлаган, - диелә телеграммада. - Ветераннар хәрәкәтендә актив катнашучы, искиткеч тырыш, хезмәт сөючән, көчле рухлы, батыр кеше, ул безнең йөрәкләрдә чын патриот үрнәге булып калачак. Ул тормышын матур, игелекле эшләргә бай, лаеклы итеп яшәде, һәм без бу гүзәл кеше турында якты, рәхмәтле истәлекне мәңгегә сакларбыз.

Ихластан кайгыгызны уртаклашам, бу кайгылы көннәрдә Сезгә көч һәм ныклык телим. Шулай ук Борис Кириллович кызына, аның туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләремне җиткерүегезне сорыйм.

Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов»


ТР Президенты Матбугат хезмәте.