Татарстан Президенты: Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовның вафаты – безнең республика өчен гаять зур югалту

13.11.2020

Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Бөек Ватан сугышында катнашкан Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецов белән хушлашу мәрасиме узды. Чара «ТНВ» телеканалында турыдан-туры эфирда күрсәтелде, шулай ук Интернет челтәре аша трансляцияләнде.

Мәрасимдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, республиканың төрле министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.

Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецовның вафаты – Татарстан өчен гаять зур югалту, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. «Бүген без легендар Борис Кириллович Кузнецовны – республикабызның гына түгел, бөтен илебезнең горурлыгы булган кешене соңгы юлга озатабыз. Ул безнең республика исеменнән барлык җитди чараларда, шул исәптән Җиңү парадында да катнашты», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, олы яшьтә булуына карамастан, Борис Кузнецов республиканың иҗтимагый тормышында актив катнашкан. "Миңа аны якыннан белү, төрлечә аралашу насыйп булды, һәм, әлбәттә инде, Борис Кирилловичның 100 яшьлеген билгеләп үтү хыялы бар иде. Ул үзе бик актив кеше, энергиясе ташып тора иде. Әле күптән түгел генә аның белән очраштык, аралаштык. Бүген без бу бөек кешене озатабыз һәм аны һәрвакыт истә тотачакбыз", - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Тантана барышында Россия Президенты Владимир Путин исеменнән кайгы уртаклашу телеграммасын ТР вице-премьеры Васил Шәйхеразыев укыды. Дәүләт башлыгы Борис Кузнецовның Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган, ә Бөек Ватан сугышыннан соң җимерелгән шәһәрләрне торгызган, илнең үсешенә һәм ныгуына бөтен көчен биргән легендар фронтовиклар вәкиле булуын билгеләп үтте. "Борис Кириллович Кузнецовның тормыш юлы, аның кыюлыгы, битараф булмавы, кешеләргә хезмәт итү омтылышы – аннан калган буыннарның ихлас рәхмәтенә һәм тирән хөрмәтенә лаек», - диелә телеграмма текстында.

Борис Кириллович Кузнецов Казанда Арча зиратында җирләнәчәк.

Белешмә өчен:

Борис Кириллович Кузнецов 1925 елның 26 декабрендә Казанда туа. 1943 елның маенда фронтка китә. 791 нче артиллерия полкының элемтә бүлекчәсе командиры булып хезмәт итә. СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 22 февралендәге Указы белән немец-фашист илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең сугышчан биремнәрен үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы өчен сержант Кузнецов Борис Кирилловичка Советлар Союзы Герое исеме бирелә, ул Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале белән дә бүләкләнә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.