Татарстан Республикасында 2020 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча муниципаль милекне һәм җир кишәрлекләрен арендалау килешүләре буенча бурыч 629 млн. сум тәшкил итә

14.11.2020

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасында муниципаль милекне һәм җир кишәрлекләрен арендалау шартнамәләре буенча бурычлар турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

2020 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча бурычларның гомуми суммасы 629 млн.сум тәшкил итә, шул исәптән 588 млн. (94%) – җир кишәрлекләре өчен һәм 41 млн. (6%) – милек өчен.

"Агымдагы елның май аенда муниципаль берәмлекләргә җирле бюджетлар алдында арендаторларның йөкләмәләренә инвентаризация үткәрергә тәкъдим ителде, - дип искәртте Фәнил Әһлиуллин. - Әлеге инвентаризация нәтиҗәләре буенча җир өчен 339 млн. сум күләмендә аренда түләүләре буенча өстәмә бурыч ачыкланды яки халыкка җиткерелде, шуның 232,2 млн. сумы – Казан шәһәрендә, 94,4 млн.сумы – Чаллыда».

Нәтиҗәдә, республика буенча ел башланганнан бирле бурыч 235,8 млн. сумга арткан. Җир кишәрлекләрен арендалау шартнамәләре буенча бурыч 242,2 млн. сумга (70% ка) арткан, милекне арендалау шартнамәләре буенча бурыч 6,4 млн.сумга (13,5% ка) кимегән.

Фәнил Әһлиуллин хәбәр иткәнчә, 9 ай нәтиҗәләре буенча җир буенча бурыч 21 муниципаль берәмлектә кимегән, шул ук вакытта 23 муниципаль берәмлектә арткан да. Иң күп арту Казан шәһәрендә, шулай ук Лаеш һәм Зеленодольск муниципаль районнарында.

Мөлкәтне арендалау шартнамәләре буенча бурычларны 6 муниципаль оешма киметкән, ә 15 муниципаль берәмлектә ул арткан. Иң күп арту Чаллыда һәм Түбән Кама муниципаль районында. Ел башыннан җиде муниципаль районда җир кишәрлекләрен арендалау һәм мөлкәт буенча бурычлар арткан.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, сигез муниципаль берәмлек тарафыннан җир кишәрлекләре буенча 129 млн. сумнан артык бурычны түләттерү буенча эш өметсез дип белдерелгән.

Списание безнадежной к взысканию задолженности по аренде имущества проведено тремя муниципальными образованиями на общую сумму 12,2 млн рублей.

Мөлкәт арендасы буенча бурычларны түләттерү өметсез дип саналганнары 12,2 млн. сум күләмендә өч муниципаль берәмлек тарафыннан исәптән төшерелгән.

2015 елдан башлап ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан муниципаль берәмлекләр бюджетларына аренда түләве буенча бурычларны киметү эшен камилләштерү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышы үткәрелә. Әлеге комиссия эшендә 33 муниципаль берәмлек катнашкан, аларның күбесе берничә тапкыр карап тикшерелгән. Утырышларда һәр эре бурычлының эшчәнлеге торышы җентекләп анализлана.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы башлыгы ассызыклаганча, әлеге комиссия эшчәнлеге һәр муниципаль берәмлектә җирле бюджетларның үз керемнәрен арттыру буенча ведомствоара комиссияләр эшен алмаштыра алмый, һәм ведомствоара комиссия утырышларын даими рәвештә урыннарда аренда түләве буенча бурычлыларны чакырып үткәрергә кирәк.

Министр шулай ук ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары һәм идарәләре җитәкчеләре һәм белгечләре өчен укыту алып бару эше турында да сөйләде.

Чыгышының ахырында Фәнил Әһлиуллин муниципаль берәмлек башлыкларын бурычлылар булган арендага алучылар белән эшне активлаштырырга һәм кичектерелгән түләүләр барлыкка килүгә юл куймаска чакырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.