Алексей Песошин Төбәкләр белән идарә итү үзәкләре төзүгә багышланган киңәшмәдә катнашты

17.11.2020

Бүген РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко РФ субъектларында Төбәкләр белән идарә итү үзәкләре төзү һәм аларның эшчәнлегенә багышланган селектор киңәшмәсе үткәрде.

Киңәшмә эшендә видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

Төбәкләр белән идарә итү үзәкләре регионнарда Россия Президенты йөкләмәсе буенча төзелә, алар гражданнарның хакимият органнарына мөрәҗәгатьләрен мониторинглау һәм эшкәртү буенча координация үзәкләренә әверелергә тиеш. Йөкләмәне үтәү срогы – агымдагы елның 1 декабре.

Казанда Татарстанның Төбәкләр белән идарә итү үзәге проект офисы 30 октябрьдә эшли башлады, аның рәисе итеп Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская билгеләнде. Татарстанда Үзәкнең база платформасы – “Халык контроле” республика мәгълүмат системасы.

“Халык контроле” мәгълүмат системасының эше социаль челтәрләрдә гражданнарның мөрәҗәгатьләрен ачыклый һәм терки торган “Инцидент Менеджмент” федераль мониторинг системасы белән интеграцияләнәчәк. Система Татарстанда 2018 елдан бирле эшли. Бу вакыт эчендә  гражданнарның 70 меңнән артык мөрәҗәгате эшкәртелгән. Татарстанда мөрәҗәгатьне карау вакыты 5 сәгать 20 минут тәшкил итә, бу илдәге иң югары күрсәткечләрнең берсе.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.