Рөстәм Миңнеханов Сирия Олимпия комитеты президенты Ферас Муалла белән очрашты

20.11.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сирия Олимпия комитеты президенты Ферас Муалла белән очрашты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татарстан Республикасы Олимпия Советы рәисе Марат Бариев һәм башкалар катнашты.

Искәртик, Сирия делегациясе Казанга эш визиты белән килде (2020 елның 19-21 ноябре). Бу көннәрдә Сириянең баскетбол буенча милли җыелма командасы Казанда «Волга» яшьләр үзәге базасында (Катардагы Азия чемпионатына әзерлек) укыту-тренировка җыелышын уздыра.

Сирия коллегаларын сәламләп, Рөстәм Миңнеханов аларның республикага визитлары кызыклы һәм нәтиҗәле булачагына ышанычын белдерде. «Россия-Сирия элемтәләре гадәттәгечә дустанә характерда, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. - Россия һәм Сирия лидерлары даими очрашулар үткәрәләр, хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышалар. Татарстан, үз чиратында, төбәк дәрәҗәсендә хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итәргә әзер».

Аннары Татарстан Президенты Сирия Олимпия комитеты вәкилләрен спорт өлкәсендәге казанышлар белән кыскача таныштырды. Аерым алганда, ул Татарстанның «Россия регионы» номинациясендә Россия Федерациясенең иң яхшы субъекты дип танылуын искәртте.

«Гомумән республикада 123 спорт төре үсеш ала, шуларның 29ы – Олимпия уеннары, - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. - Татарстан спортчылары 2019 елда Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге ярышларда 1 меңгә якын медаль яуладылар - алтын, көмеш һәм бронза».

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, якындагы елларда Татарстан башкаласы тагын берничә дөньякүләм ярышларны кабул итәргә әзерләнә – бу 2022 елда Кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионаты, 2022 елда Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары, 2022 елда Халыкара волейбол федерациясе чемпионаты матчлары, УЕФА Суперкубогы-2023, шулай ук 2025 елда Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты.

Моннан тыш, соңгы елларда республикада заманча спорт инфраструктурасы формалашты - 11 меңнән артык спорт корылмасы бар.

«Татарстан спорт өлкәсендә хезмәттәшлек итү, спорт объектлары һәм инфраструктура төзелеше буенча белгечләр алмашу өчен ачык, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бүгенге очрашу безнең элемтәләргә яхшы этәргеч бирер дип өметләнәм. Сирия җыелма командасына Катарда узган Азия Чемпионатында уңышлар телим".

Сирия Олимпия комитеты президенты Ферас Муалла делегациянең барлык әгъзалары исеменнән кунакчыллык өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, Сириядә Россиянең аларның иленә һәм аның проблемаларына мөнәсәбәтен югары бәялиләр.

Казанда Олимпия комитеты вәкилләре Ишкәк ишү спорт төрләре буенча спорт-тренировка үзәгендә, «Теннис академиясе» УСК, «Бадминтон үзәге» УСК, «Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе» ЮҺБ ФДБМУнең укыту-лаборатория комплексы эше белән танышачаклар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.