Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Республикасы салым системасы-илдә иң яхшыларның берсе

19.11.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе салым органнары оешуга 30 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты. Тантанада шулай ук Татарстан буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе Сергей Жигарев, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, хезмәт ветераннары катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан Республикасы салым системасы хаклы рәвештә илдә иң яхшылардан санала. «Соңгы елларда салым хезмәте җитди үзгәртеп корылды. Бүген бу – цифрлы технологияләр киң кулланыла торган иң заманча һәм югары технологияле дәүләт структураларының берсе", - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, ул Татарстан финанс министры булган заманнарда салым хезмәте хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә торган. «Ул вакытта безнең эш җиңелләрдән булмады, шактый катлаулы икътисадый шартларда эшләргә туры килде», - дип билгеләп үтте ул.

Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, коронавирус пандемиясенең катлаулы чорында республиканың салым системасы тотрыклы һәм өзеклекләрсез эшләвен дәвам итә. Бүген республика илнең иң эре салым түләүчесе булып кала һәм Идел буе федераль округы буенча – беренче урында. «Бу системада иң мөһиме – кешеләр. Бүген республикада башкарылган эшләр, кайбер проектларны уңышлы гамәлгә ашыру – монда сезнең хезмәтегезнең дә өлеше бик зур", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов салымчыларга.

Узган 30 ел эчендә Татарстанда салым түләүчеләрнең саны 4 тапкырга арткан. Хәзерге вакытта Татарстанда 105 меңнән артык оешма, 95 мең шәхси эшкуар һәм 3,9 млн физик зат салым исәбендә тора.

Марат Сафиуллин, үз чиратында, салым системасының дөнья күләмендә салым белән идарә итү практикасында иң алдынгы һәм технологик системаларның берсе булуын билгеләп үтте. Бүгенге көндә салым түләүчеләрнең 97%ы салым органнары белән электрон рәвештә хезмәттәшлек итүне өстен күрә. Федераль салым хезмәте сайтында Интернет-сервислар дәүләт хезмәтләрен 24/7 режимында алырга мөмкинлек бирә.

"Хәзерге Федераль салым хезмәте, салымнар түләүне һәм салым законнарын үтәүне контрольдә тотып кына калмыйча, намуслы, гадел көндәшлекле мохит тә формалаштыра", - дип ассызыклады ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе башлыгы.

Чара ахырында Рөстәм Миңнеханов ведомство хезмәткәрләренә республика бүләкләрен тапшырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.