Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан вафат булу сәбәпле Алабуга епискобы, Казан епархиясе викарие Иннокентийга телеграмма юллады

20.11.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан вафат булу сәбәпле Алабуга епискобы, Казан епархиясе викарие Иннокентийга телеграмма юллады.

«Татарстан Республикасы җитәкчелеге, барлык татарстанлылар һәм шәхсән үз исемемнән Татарстан митрополиясе башлыгы, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан вакытсыз вафат булу сәбәпле, чын күңелдән кайгы кичерәм, – диелә телеграммада. - Зур ватаныбызның күп кенә почмакларында чиркәү хезмәте дәверендә владыка Феофан җәмгыятьнең рухи яңарышы, традицион кыйммәтләрне ныгыту, тарихи гаделлекне торгызу, диниара һәм милләтара хезмәттәшлек һәм дәүләт-дини бәйләнешне үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш кертте.

Владыка соңгы биш елда хезмәт иткән күпмилләтле Татарстан аның өчен чын мәгънәсендә туган йорты булды. Биредә аның республикада яшәүче төрле милләт һәм дин вәкилләренең бердәмлеген ныгытуга, иҗат итүгә, хезмәттәшлек итүгә курс үткәрүгә ярдәм иткән пасторлык һәм оештыру сыйфатлары тулысынча чагылды.

Феофан әфәнденең чиркәү һәм җәмгыять алдындагы казанышлары Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кирилл, Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин, күп кенә дәүләт, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре тарафыннан танылган.

Соңгы елларда митрополит Феофанның төп гаме Богородица монастыренең Казан Изге Ана иконасы соборын – Бөек Гомумроссия изге урынын торгызу, аны төзекләндерү булды. Бу искиткеч собор Бөек владыканың иң яхшы ядкяре булыр дип ышанам.

Митрополит Феофан турындагы хәтер татарстанлылар һәм бу искиткеч кеше һәм зирәк постор белән аралашырга һәм хезмәт итәргә насыйп булган кешеләр күңелендә озак сакланыр дип ышанам».

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.