Рөстәм Миңнеханов эшкуарлар белән очрашуда: Без бизнесның – эре бизнесның да һәм кече бизнесның да эшләвен телибез

16.11.2020

Татарстан Республикасы һәм тулаем илнең нәтиҗәле үсеше кече һәм урта бизнес үсешенә тыгыз бәйләнгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшкуарлар белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында узды. Очрашуның модераторы – ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил-ТР Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, коронавирус пандемиясе тормышка аерым төзәтмәләр кертте, һәм икътисад һәм социаль өлкәдә тискәре нәтиҗәләрне киметү өчен, ил Хөкүмәте тарафыннан ярдәм чараларының тулы бер комплексы оператив рәвештә кабул ителде. Кыска вакыт эчендә шундый ук чаралар Татарстан Министрлар Кабинеты тарафыннан да гамәлгә ашырылды.

Тулаем алганда, төбәктә кече бизнеска ярдәм итү буенча системалы эш алып барыла. Гомумән алганда, ярдәм итү чаралары үз вакытында һәм нәтиҗәле булып чыкты, пандемиянең тискәре икътисадый нәтиҗәләрен киметергә мөмкинлек бирде.

"Эшкуарлар һәрвакыт халыкның актив һәм инициативалы өлеше булды һәм шулай булып кала да, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Татарстан гадәттәгечә кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында беренче урында тора».

Шул ук вакытта ул билгеләп үткәнчә, республика тарафыннан электрон сәүдә өлкәсен үстерү буенча сайланган стратегия үз вакытында булды. «Үз-үзеңне изоляцияләү режимы чорында бу мәйданчыкларда Татарстан сатучылары санының 10 тапкыр артуы теркәлгән. Хәзер инде 3,5 меңнән артык тәэмин итүче анда үз товарларын тәкъдим итә һәм табышларын арттыра".

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, тоталь чикләү чараларын кертү кече һәм урта бизнес өчен тискәре йогынты ясый, әмма шуңа да карамастан, бизнес вәкилләренә Роспотребнадзор күрсәтмәләрен катгый үтәргә кирәк.

Татарстанда санитар-эпидемиология вәзгыяте турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы Президенты хәбәр иткәнчә, вәзгыять киеренке, әмма контрольдә тотыла.

«Безнең бурыч – бизнесның эшләвен мөмкин кадәр тәэмин итү, ләкин шул ук вакытта авыруның таралу куркынычын минимумга җиткерү», - диде ул.

Яңа сату базарларын тәэмин итү хәзер Татарстан эшкуарлары өчен иң нәтиҗәле ярдәм булып тора, дип саный Рөстәм Миңнеханов, һәм моның өчен әле узган ел ук әйдәп баручы федераль маркетинглар – Ozon, Wildberries, Х5 Retail Group логистик проектларын эшләтеп җибәрү турында килешүгә ирешелгән. Моннан тыш, август аенда Татарстан территориясендә «Россия почтасы» АҖнең аерымланган структур бүлекчәсе базасында, таможня җайга салуы белән Россиядә беренче бонд зонасын булдыру буенча сынау проектын гамәлгә ашыру нияте турындагы килешүгә кул куелган. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бу проект якын арада башланачак.

Эшкуар – яңа предприятиеләр һәм яңа эш урыннары булдыручы  кеше, безнең өчен, бизнес масштабына карамастан, һәркем мөһим, диде Татарстан Президенты.

Аннары эшкуарлардан сораулар сессиясе булды, алар Рөстәм Миңнехановка адресланган иде.

Казан шәһәре Рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясенең башкарма директоры Галина Шәрәфетдинова җәмәгать туклануы оешмаларына ярдәм итү чаралары турындагы мәсьәләне күтәрде. Аерым алганда, ул ризык китерүне субсидияләү программасын яңартырга, шулай ук салым түләү буенча кичектереп тору кебек актуаль мәсьәләне карарга тәкъдим итте.

«ТРИС» компаниясе вәкиле (составында спирт булган антисептиклар җитештерү - кул һәм өслекләр, көнкүреш һәм профессиональ куллану өчен) федераль сәүдә челтәрләре киштәләренә эләгүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген мондый продукциягә (антисептикларга) ихтыяҗ бик зур, һәм сәүдә челтәрләрендә, электрон сәүдә мәйданчыкларында алга этәрү өчен җирле товар җитештерүчеләр продукциясе исемлеген булдырырга тәкъдим итте. Шул ук вакытта ул җитештерелгән продукциянең, бигрәк тә пандемия чорында кирәкле антисептикларның югары сыйфатын тәэмин итәргә кирәклеген искәртте.

Эшкуар Константин Иванов җәмәгать туклануы хезмәте күрсәтүче мобиль сәүдә объектларын оештыру мәсьәләсен күтәрде. Ул искәрткәнчә, фуд-траклар эше федераль закон белән җайга салына (стационар булмаган яки мобиль сәүдә объектларын урнаштыру) һәм суд-тракларга карата таләпләрне йомшарту өчен закон проектын карауны яңадан башлап җибәрергә тәкъдим итте (закон проекты РФ Дәүләт Думасына кертелгән, әмма аны карау туктатылган).

Кукмара шәхси эшкуары (киездән аяк киеме ясау), техник кагыйдәләрне үтәп, электрон мәйданчыкларда сәүдә иткәндә килеп чыккан проблемалар белән уртаклашты. Ул җирле товар җитештерүчеләр өчен укыту курслары үткәрергә тәкъдим итте, анда товарларны электрон мәйданчыкларга, шул исәптән чит илләргә чыгару өчен кирәкле белем алырга мөмкин булыр иде, диде.

Кукмара эшкуары шулай ук маркетплейслар аша сәүдә иткән вакытта эшкуарларга кредит бирү һәм касса аермасын каплау программаларын булдырырга тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләләрне җентекләп өйрәнергә кушты, чөнки бу эшкуарларга үз товарлары белән яңа базарларга чыгарга мөмкинлек бирәчәк.

Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев искә төшергәнчә, Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча барлык муниципаль районнарда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый вәкилләре институты булдырылган. Ул хәбәр иткәнчә, бүген барлык районнарда да җәмәгать вәкилләре барлыкка килгән.

Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең берничә җәмәгать вәкиле бүген кече бизнеска реаль ярдәм күрсәтү өчен нинди чаралар кирәклеге турында үз тәкъдимнәрен хәбәр иттеләр.

Россия Федерациясе Мөселман эшкуарлары ассоциациясе рәисе Айдар Шаһимәрданов эре сәүдә үзәкләрендә гыйбадәт бүлмәләре оештырырга тәкъдим итте. Мондый проектлар «Сувар Плаза» һәм «Караван» сәүдә үзәгендә тормышка ашырылган инде. "Гыйбадәт бүлмәләре ачылу Halal LifeStyle үсешенең мөһим өлеше булачак", - диде ул.

Моннан тыш, Айдар Шаһимәрданов Ассоциациянең мөселман эшкуарының мобиль кушымтасын эшләтеп җибәрүе турында хәбәр итте – кушымтада хәләл индустрияне үстерүче эшкуарлар турында мәгълүматлар тупланган. Ул Башкортстан мөселман эшкуарлары белән эшлекле элемтәләр урнаштыруда, шулай ук хәләл бизнесны үстерүдә ярдәм итүне сорады.

«Без бизнесның –  эре бизнесның да һәм кече бизнесның да эшләве өчен мөмкин кадәр әзербез, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов эшкуарлар белән очрашуда. - Сезгә кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер. Эшкуарларр хакимиятнең - федераль һәм республика хакимиятенең ярдәмен тоеп яшәсен иде.

Очрашуда катнашучы эшкуарлар үз теләкләрен һәм проблемаларын язма рәвештә бәян итәргә тәкъдим иттеләр.