Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кириллга Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанның вакытсыз вафатына бәйле рәвештә телеграмма юллады
«Рус Православие Чиркәвенең күренекле архипастырьларының берсе – Татарстан митрополиясе башлыгы, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан вафаты турында чиксез кайгырабыз, - диелә телеграмма текстында. - Безнең республикада озак булмаган биш еллык хезмәте дәверендә Феофан атакай төрле милләт һәм дин вәкилләренең абруен һәм хөрмәтен яулап, күп кенә татарстанлылар өчен чын-чынлап якын һәм туган кешегә әйләнде. Аның мөселман өммәте вәкилләре һәм шәхсән Татарстан мөфтие белән чын-чынлап дустанә мөнәсәбәтләр урнашты.
Феофан атакай үзенең бөтен якты һәм бай тормышын дини кешеләрне рухи тәрбияләүгә, чиркәү һәм иҗтимагый хезмәткә, дәүләт-дини һәм конфессияара диалогны ныгытуга багышлады. Аның сирәк шәхси сыйфатлары, күпьяклы белеме һәм оештыру эшендә бай тәҗрибәсе күп кенә өлкәләрдә – храмнарны төзүдән алып халыкара оешмаларда эшлзүгә кадәр - чагылыш тапкан.
Һичшиксез, бөтенроссия өчен изге урынына әйләнәчәк яңадан торгызылган Богородица монастыренең Казан Изге Ана иконасы соборы Феофан атакайга чын һәйкәл булачак.
Чын йөрәктән бу югалтуны кичереп, Феофан әфәнденең Татарстан митрополиясендәге эше лаеклы дәвам алыр һәм яңа казанышлар белән тагын да артыр дип ышанабыз.
Митрополит Феофан турындагы рәхмәт истәлек татарстанлылар һәм бу искиткеч кеше һәм зирәк рухи остаз белән хезмәт итәргә һәм аралашырга насыйп булган барлык кешеләр күңелендә озак яшәр дип ышанам.
Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов».