Рөстәм Миңнеханов Әгерҗе районы Советының йомгаклау сессиясендә катнашты

08.02.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әгерҗе муниципаль районы Советының йомгаклау утырышында катнашты.

Сессия башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов җирле предприятиеләр продукциясе күргәзмәсен карады. Шулай ук ТР Президенты «Әгерҗе» логистик сәнәгать паркын төзү инвестпроекты белән танышты. Инвестицияләр күләме - 715 млн. сум. Киләчәктә йөкне интермодаль ташуларны үстерү, контейнер терминалын булдыру, шулай ук сәнәгать предприятиеләре ачу планлаштырыла. «Әгерҗе» транспорт-логистика паркы тизләтелгән йөк ташу инфраструктурасының мөһим өлеше булырга мөмкин.

Рөстәм Миңнеханов бу проектны Татарстан Республикасы Инвестицион Советы каравына кертергә кушты, шулай ук Куйбышев тимер юлы белән йөк ташу күләмен арттыру мәсьәләсен эшләргә тәкъдим итте. "Әгерҗе - эре тимер юл узелы, шуңа күрә район өчен бу бик мөһим проект. Без аны тулысынча хуплыйбыз, әмма сезнең яктан активлык булырга тиеш", - дип ассызыклады ТР Президенты.

Район башлыгы  докладында хәбәр иткәнчә, хисап елында тулаем территориаль продукт 8 млрд 210 млн сум яки 2019 ел дәрәҗәсенә карата 100,3% тәшкил итәчәк. Сәнәгать җитештерүе индексы - 105,2 %. Төп капиталга инвестицияләр 5 млрд. сум ягъни 2019 ел дәрәҗәсенә карата 63 % тәшкил итте.

Әгерҗе районында 35 меңгә якын кеше яши, аларның 18,8 меңе икътисадта эшли, район территориясендә 36 тимер юл транспорты оешмасы урнашкан, аларда 2,5 меңгә якын кеше - районның барлык эшләүче халкының өчтәнбер өлеше хезмәт итә, дип ассызыклады район башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында хезмәт хакы мәсьәләсенә игътибар итте. Әгерҗе районында тимерьюлчылар ярдәмендә уртача хезмәт хакы 35 мең сумнан артып китә - бу республика шәһәрләре һәм районнары арасында 20 урын. Әмма районның 17 предприятиесе хезмәт хакын минималь хезмәт хакыннан кимрәк түли. «Алай булфрга тиеш түгел. Илебез Конституциясендә без хезмәт хакын минималь хезмәт хакыннан да ким булмаган күләмдә түләргә тиеш дигән гарантия бар. Икенчесе - тормыш сыйфатының төп критерийларының берсе ярлылык дәрәҗәсе булып тора. Республика буенча бу күрсәткеч 7,4% дәрәҗәсендә булса, сезнең районда - 10,5%. Бу мәсьәләләр сезнең контрольдә булырга тиеш", - дип мөрәҗәгать итте Президент район җитәкчелегенә.

Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгын үстерүгә аерым игътибар бирергә өндәде. Бүген район агросәнәгать комлексы республика рейтингында 43 нче урында гына тора. «Бу эш түгел. Сыерлар саны кими. Бу темпта cезне 5 елдан сөтсез калу һәм аны читтән кертү куркынычы көтә. Хуҗалык итүнең кече формаларын үстерергә кирәк. Бүген без атлар һәм сарыклар үрчетү фермасында булдык. Мондый проектларга ярдәм итәргә кирәк. Эшкәртелмәгән җирләр, уңыш түбән - моны төзәтергә кирәк. Әгәр сездә продукция юк икән, керемнәр булмаячак. Сезнең янәшәгездә менә дигән базар - Ижевск. Ерак түгел Яр Чаллы урнашкан. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерергә һәм сатарга кирәк. Без оптимальләштерергә, инвесторларны җәлеп итәргә килештек, әмма әлегә тәртип түгел», - диде ТР Президенты.

Районның тулаем төбәк продуктында кече һәм урта эшмәкәрлек өлеше 27,6% тәшкил итә. Әмма Рөстәм Миңнеханов бер күрсәткечкә игътибар итте: районда КУЭ субъектларының 1 мең кешесенә һәм КУЭ секторында эшләүче кешеләр саны буенча иң начар күрсәткечләрнең берсе. Бу проблеманы хәл итү өчен ТР Президенты эшмәкәрләргә ярдәм механизмнарын активрак үстерергә тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, узган ел кризис аркасында республика барлык билгеләнгән планнарны тормышка ашырмады. Әгерҗедә поликлиника һәм Биктау авыл клубын төзү планлаштырылган иде. Президент ике объект та быел төзеләчәгенә ышандырды.

Моннан тыш, Әгерҗедә яшәүчеләр ябык футбол манежын төзүне сорады. Рөстәм Миңнеханов әлеге проектның кураторы итеп Әгерҗе районында туып-үскән «Татэнерго» АҖ генераль директоры Рәүзил ХАҖИЕВны билгеләде.

Сәламәтлек саклау мәсьәләләренә килгәндә, ТР Президенты район хастаханәсен кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итәргә кушты: «географик урнашуы Яхшы, Ижевск янында, тимер юл бар. Бирегә белгечләрне Татарстаннан гына түгел, башка төбәкләрдән дә җәлеп итәргә мөмкин. Эшләгез, эзләгез. Бу мәсьәлә әлегә бар".

Гомумән алганда, мәгариф системасы буенча Әгерҗе районы нәтиҗәләре республика буенча уртача күрсәткечләр дәрәҗәсендә, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Президент туган телләрдә укыту һәм аларны өйрәнү мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә, шулай ук белем бирү процессының тәрбия өлешен көчәйтергә чакырды.

Президент халык белән турыдан-туры диалогны саклап калуның мөһимлеген аерым билгеләп үтте. Узган ел «Халык контроле» системасына килгән мөрәҗәгатьләрнең 84% ы хәл ителгән. «Без тиз арада реакция белдерергә тиеш. Нинди дә булса сораулар буенча без хәлне шунда ук үзгәртә алмыйбыз икән, моның өчен вакыт кирәклеген аңлатырга кирәк. Быел республикада 44 программа гамәлгә ашырылачак. Кешеләр бу мәсьәләне ничек хәл итәчәгебезне аңларга тиеш. Үзара салымның яхшы формасы бар, ул сезнең районда да яхшы кулланыла", - дип өстәде ул.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, массакүләм спортны үстерү, су басу зоналарында территорияләрне куллану буенча проблемалы мәсьәләләрне хәл итү өлешендә кайбер бурычларны билгеләде.

"Без Әгерҗедә зур үзгәрешләр булганын күрәбез, җәмәгать киңлекләре үсә, спорт объектлары ачыла. Әлбәттә, җитешсезлекләр бар. Әмма без эшне системалы рәвештә алып барырга тиеш. АПКны үстерү, кече һәм урта бизнесны үстерү буенча төгәл план булырга тиеш. Район яхшы перспективаларга ия, биредә югары квалификацияле кадрлар, бик тату коллектив. Без ситуацияне бергә үзгәртергә тиеш", - дип нәтиҗә ясады Рөстәм Миңнеханов.

Сессия ахырында ТР Президенты республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев