Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополис үсеше буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Бизнесмен Николай Никифоров («Иннополис үсеше» ҖЧҖ һәм «Дигинавис» ҖЧҖ) Иннополис шәһәрендә яңа комплекслы төзелешне проектлау һәм әзерләү планнары турында сөйләде. Ул, аерым алганда, технопарклар проектын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде.
Киңәшмә барышында Иннополис шәһәре инфраструктурасын булдыру һәм үстерү буенча алга таба адымнар турында фикер алыштылар.