ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта “Дакар-2021” ралли-марафонында “КАМАЗ-мастер” командасының катнашу нәтиҗәләре турында сөйләделәр

09.02.2021

ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта бүген “КАМАЗ-мастер” командасы җитәкчесе Владимир Чагин “Дакар” ралли подиумында конкуренциянең бик җитди булганын һәм команданың киләсе ралли-марафонга кайчан әзерләнә башлавы хакында сөйләде.

Брифинг “Дакар-2021” ралли-марафонында “КАМАЗ-мастер” командасының катнашу нәтиҗәләренә багышланган иде һәм барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

“Сез безнең егетләрне пилот, штурман, спортчы буларак күрәсез, шул ук вакытта алар инженер, конструкторлар да, йөк машиналары өчен иң яхшы компонентларны үзләре табалар, техниканы үзләре сыныйлар да. Шундый циклик процесс ел буе дәвам итә, башкача җиңү мөмкин түгел – конкуренция бик югары”, - дип сөйләде Владимир Чагин.

Аның сүзләренчә, быел махсус участокларда көрәш секундларга барган, һәм ярышларны “Формула-1” автоузышлары белән чагыштыралар.

Искә төшерәбез, “КАМАЗ-мастер” командасы экипажлары “Дакар-2021” нәтиҗәләре буенча беренче өч урынны яуладылар.

 


“Татар-Информ” МА материаллары буенча.