Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты каршындагы Мәгариф һәм фән советы һәм Татарстанда Фән һәм технологияләр Елын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышын уздырды

08.02.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәгариф һәм фән советының һәм Татарстан Республикасында Фән һәм технологияләр Елын әзерләү һәм уздыру буенча республика оештыру комитетының киңәйтелгән утырышында катнашты.

Чара Казан Ратушасында узды.

ТР Президенты Р. Н. Миңнехановның әлеге утырыштагы ясаган чыгышыннан тезислар.

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Барыгызны да сәламләвемә шатмын. Бүген - Россия фәне көнендә - без Татарстан Республикасы Президенты каршындагы советның киңәйтелгән утырышын һәм Татарстанда Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин тарафыннан игълан ителгән Россия Федерациясендә Фән һәм технологияләр Елын әзерләү һәм уздырө буенча республика оештыру комитетының беренче утырышын үткәрәбез. Без еш кына куәтле фәнни-техник потенциал алга киткән сәнәгать-җитештерү базасы һәм киң чимал комплексы белән беррәттән республикабызның иң мөһим конкурентлы өстенлекләреннән берсе булып торуын әйтәбез. Фәнни оешмаларның гомуми саны буенча Татарстан Идел буе федераль округында алдынгы урында тора. Республиканың тикшеренүләр һәм эшләнмәләр секторы фән һәм технологияләр өлкәсенең барлык төп сегментларын берләштерә. Соңгы 10 елда фәнни тикшеренүләргә чыгымнарның гомуми күләме, 18 млрд. сумга кадәр арткан.

Инновацион инфраструктура формалаштырылган - бу ике махсус икътисадый зона, технопарклар системасы, күпсанлы финанс үсеш институтлары. Узган ел Татарстанда «Фән» илкълщм проектында катнашу кысаларында безнең вузлар конкурс сайлап алуларында «Планетаның сыек углеводородларын рациональ үзләштерү» проблемасы буенча дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәк төзү хокукына ия булды.

«Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында «Иннополис» Университеты каршында мәгълүмати технологияләр өлкәсендә белгечләр әзерләү буенча терәк үзәк төзелә. Төрле өлкәләрдәге профессионалларны әзерләү, бөтен Россия буенча югары һәм урта һөнәри уку йортлары мөгаллимнәренең квалификациясен күтәрү өчен цифрлы программа эшләнгән. Бу узган ел 550 млн. сумнан артык акча җәлеп итәргә мөмкинлек бирде.

Узган ел республикада «Циркуляр икътисад» дөньякүләм дәрәҗәдәге фәнни-белем бирү үзәге оештырылды. Конкурс нигезендә сайлап алу барышында Татарстан заявкасы җиңүче дип табылмаса да, проект үзе актуаль.

Агымдагы елда «Фән» илкүләм проектын гамәлгә ашыру, шулай ук «Приоритет 2030» стратегик академия лидерлыгы программасы кысаларында башка НОЦлар булдыру буенча конкурс сайлап алуларында актив катнашырга кирәк. Фән һәм мәгариф өлкәсенә финанс кертемнәре күләме безгә гамәли һәм фундаменталь фән үсешендә югары нәтиҗәләр һәм алга китешләр көтәргә хокук бирә.

Россиядә фән һәм технологияләр елын уздыру фәнни һәм сәнәгать өлкәләренең үзара хезмәттәшлеге буенча эре һәм нәтиҗәле мәйданчыклар булдыру, федераль ярдәм белән проектларда актив катнашу; яшьләрне фән һәм технологияләр өлкәсенә җәлеп итү; фәнни эшләнмәләрне трансляцияләү һәм популярлаштыру, галимнщрен дщ популярлаштыру өчен яхшы мөмкинлекләр бирә.

Республикада фән һәм технологияләр елын югары дәрәҗәдә уздыру максатыннан, Премьер-министр Алексей Валерьевич Песошин рәислегендә оештыру комитеты төзелде. Комитет составында, һәр министрлык һәм ведомство җаваплылыгын бүлеп, тармак эш төркемнәре булдыру мөһим. Моннан тыш, 2022 елда Казанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче юбилей сессиясен уздыру буенча эш төркемен формалаштырырга кирәк.

Соңыннан бүләкләү тантанасы булды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина