Татарстанда Covid-19 белән авыручылар саны тотрыклы дәрәҗәдә кала, февральнең беренче атнасында көн саен уртача 85 очрак теркәлгән

06.02.2021

Татарстан Республикасында 2021 елның гыйнварында яңа коронавирус инфекциясенең 2762 яңа очрагы теркәлгән, бу 2020 елның декабренә караганда 6%ка кимрәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Авыручылар саны тотрыклы дәрәҗәдә саклана һәм февральнең беренче атнасында көн саен уртача 85 очрак теркәлгән. Гыйнвар аенда авыруның һәр өченче очрагы җиңел һәм симптомсыз формада уза, һәр дүртенчесе – хастаханәдән тыш пневмония формасында, авыр очраклар өлеше 3,3% тәшкил итә.

65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар арасында авыручылар саны 34%ка арткан. Марина Трофимова сүзләренә караганда, бу яңа ел каникулларының нәтиҗәсе һәм кунакка йөрү нәтиҗәсе булган. Гаилә эчендәге йоктыру өлеше шулай ук 73%ка кадәр арткан.

Трофимова муниципаль берәмлекләр буенча авырулар санының торышы турында сөйләде. Яңа коронавирус инфекциясе республиканың бөтен территориясендә теркәлгән, 13 муниципаль районда авыручылар саны республика буенча уртача күрсәткечтән югарырак. Шул ук вакытта иң югары күрсәткечләр – Биектау, Питрәч, Кама Тамагы районнарында һәм Казанда. Ул әлеге район башлыкларына халык арасында һәм оешмаларда профилактика чараларын үтәүгә игътибар итәргә кушты.

Быел республикада күп кенә массакүләм чаралар, шул исәптән халыкара чаралар үткәрелә. Һәр чара турында ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенә хәбәр ителә, барысына да күрсәтмәләр бирелә, катгый контроль һәм ковидка каршы чараларны үтәү тәэмин ителә.

"Барлык чаралар да штат режимында һәм гадәттән тыш хәлләрдән башка уза", - диде Трофимова.

Гыйнвар аенда Роспотребнадзор хезмәткәрләре тарафыннан 2430 объект тикшерелгән – 124 объектта хокук бозулар ачыкланган.

"Аеруча Яңа ел каникулларында күңел ачу хезмәтләре өлкәсе объектлары игътибар үзәгендә булды. 208 объект тикшерелде, аларның күбесендә хезмәткәрләрнең имин хезмәт шартлары һәм клиентларга хезмәт күрсәтү шартлары булдырылган. Әмма Бөгелмә һәм Алабуганың кайбер объектларында профилактик чаралар үтәлмәде", - дип хәбәр итте Трофимова.

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары искәртеп узганча, Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча белем бирү оешмаларында наркотикларга каршы чараларның үтәлешен контрольдә тоту дәвам итә. Яңа ел каникулларыннан соң 370 балалар бакчасы, мәктәп тикшерелгәне. 11 муниципаль районның 35 оешмасында хокук бозулар ачыкланган. Хокук бозуларның күбесе – балалар һәм персоналның кулларын эшкәртү өчен антисептиклар булмавы (антисептиклар 5 эш көненә кадәр запаста булырга тиеш).

16 югары уку йортының яңа семестр башлануга әзерлеге дә тикшерелгән. "Кисәтүләр юк", - дип аңлатты Марина Трофимова.

"Без Covid-19 белән авыручыларының кимүе тенденциясе күзәтелүен күрәбез, һәм күп кенә төбәкләр чикләүләрне бетерергә ашыга, - диде Трофимова. – Тик ОРВИ арту сезоны әле тәмамланмаган, һәм авырулар санының кискен артуы февраль азагында һәм март аенда булырга мөмкин. Шуңа күрә республикада чикләүләр режимы саклана. Вакцинация башланганнан соң иммунитетның җитәрлек дәрәҗәсен формалаштыруга һәм көчәйтүгә дә беркадәр вакыт кирәк булачак. Барлык профилактик чараларны үтәү белән беррәттән, безнең төп бурыч – Covid-19га каршы иммунизацияне оператив, киң алып бару".


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.