Бүген Әгерҗегә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Талантлар салават күпере» балалар иҗаты йортында булды.
Хәзерге вакытта биредә төрле юнәлешләр буенча төркемнәрдә 1,8 меңнән артык бала шөгыльләнә. Президент күп санлы түгәрәкләр һәм секцияләр эше белән танышты, аерым алганда, робототехника түгәрәгендә булды. Укучылар электротехника, инженерия һәм механика нигезләрен өйрәнәләр, шулай ук үз роботларын конструкциялиләр. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, балаларда фәнни-техник иҗатка карата кызыксыну булу – киләчәк уңышның нигезе. "Робот техникасы да – киләчәкнең нигезе. Сез бик дөрес юнәлеш сайлагансыз", - диде ул.
Балалар иҗат йортында 8 уку кабинеты, хореография һәм аэробика белән шөгыльләнү өчен 2 зал, театр һәм вокаль иҗат белән шөгыльләнү өчен актлар залы, тавыш яздыру студиясе, инклюзив белем бирү кабинеты бар. Рөстәм Миңнеханов кул эшләре һәм халык һөнәрләре түгәрәгендә, бию студиясендә, хор классында булды.
Шулай ук Татарстан Президенты картинг-үзәкне карады. Бүген биредә республика дәрәҗәсендәге ярышларда чыгыш ясаучы талантлы яшьләр командасы оештырылган. Гамәли дәресләр өчен остаханә һәм трасса бар.
Рөстәм Миңнеханов районда балалар автоспорты үсешен уңай бәяләде. «Автоспорт картингтан башлана. Картингны үзләштерегез – автоузышларның башка классларына тынычлап җайлашасыз", - диде Татарстан Республикасы Президенты картингчыларга. Ул билгеләп үткәнчә, республика алга таба да картинг хәрәкәтенә ярдәм итәчәк.