Алексей Песошин Владимир өлкәсе губернаторының беренче урынбасары белән очрашты

16.02.2021

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Владимир өлкәсе губернаторының беренче урынбасары Александр Ремига белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Төбәкара хезмәттәшлек, шул исәптән инвестицияләр өлкәсе мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Очрашуда ТР Инвестицияләр үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

 

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.