Татарстан Республикасының Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Медиаклуб утырышы онлайн трансляцияләнәчәк.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак. Искәртик, Медиаклуб утырышы чәршәмбе көнне, 17 февральдә, Мәскәүдә узачак.
Трансляцияне Росми Татарстан сайтының төп битендә сылтама буенча карарга мөмкин.
Башлана 18.00 сәгатьтә.