Рөстәм Миңнеханов Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды

15.02.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татар шагыйре, хәрби корреспондент, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды.

Муса Җәлил 115 ел элек 15 февраль көнне Оренбург өлкәсендә туган (1906-1944).

Муса Җәлил Бөек Ватан сугышында фронтта сугыша, 1943 елның августында аны гестапо кулга ала, 1944 елның августында җәзалана. 1956 елда Муса Җәлил үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.

Бүгенге чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм башка рәсми затлар катнашты.