Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү политехника университетында булды.
Рөстәм Миңнеханов инжиниринг үзәген һәм спорт автомобильләренең проект-җитештерү лабораторияләрен, механик эшкәртү, композицион материалларны карап чыкты.
Моннан тыш, югары уку йорты ректораты вәкилләре Рөстәм Миңнехановны «Сәнәгать дизайны» фәнни-техник үзәге эшчәнлеге белән таныштырдылар.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов университет ректоры Владимир Миклушевский белән очрашты, анда фән һәм мәгариф өлкәләрендәге хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, бүген Мәскәү политехника университетында Татарстан Республикасыннан 100дән артык кеше белем ала.
Мәскәү политехника университеты Татарстан белән берничә юнәлеш буенча тыгыз хезмәттәшлек итә. Бу шул исәптән КАМАЗ, Казан вертолетлар заводы кебек эре сәнәгать предприятиеләре, шулай ук Иннополис Университеты белән хезмәттәшлек тә. Мәскәү политтехы волонтерлык хәрәкәте кысаларында «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КБАО белән хезмәттәшлек итә.