Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия дзюдо федерациясе вице-президенты, Европа дзюдо берлеге президенты Сергей Соловейчик белән очрашты.
Төбәктә спортны үстерү, балалар һәм яшьләр арасында дзюдоны алга этәрү, халыкара ярышлар уздыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар.
Очрашуда ТР Спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов та катнашты.