Татарстан Президенты: Пандемиягә карамастан, Чаллы шәһәре үсеш темпларын саклап калды

16.02.2021

Пандемиягә карамастан, Чаллы шәһәре үсеш темпларын саклап калды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләренә һәм 2021 елга куелган бурычларга багышланган шәһәр Советы утырышында хәбәр итте. Утырыш шәһәр Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда узды.

Сессия алдыннан оештырылган күргәзмәдә Рөстәм Миңнеханов йөк автомобильләре, төрле модификациядәге тагылмалар, махсус техника, спорт инвентарен җитештерүче Чаллы предприятиеләре продукциясе белән танышты. Шулай ук Президентны инновацион продуктларны эшләүчеләрнең казанышлары белән таныштырдылар.

Татарстан Президенты чыгышында билгеләп үткәнчә, бүген Чаллыда бизнес мәйданчыкларның инфраструктура проектлары уңышлы гамәлгә ашырыла. Шәһәрнең 10нан артык сәнәгать паркы кече эшкуарлыкны җәлеп итү үзәгенә әверелде. Әмма, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, җитештерү секторының тизләтелгән үсеше вакыт узу белән эшче кадрларга кытлык китерергә мөмкин. Президент тармак белгечләрен әзерләү буенча республика программасын эшләргә йөкләде.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, узган ел Чаллыда алданган өлешчеләр проблемасын тулысынча хәл итеп булды. 2016 елдан бирле барлыгы 939 өлешче күптән көткән фатирларын алдылар. «Мондый күңелсез хәлләр кабатланмасын иде. Бу - сезнең җаваплылык зонасы", - дип мөрәҗәгать итте ул шәһәр җитәкчелегенә.

Президент ассызыклаганча, шәһәрлеләрнең тормыш сыйфаты күп очракта торак-коммуналь хуҗалык торышы белән билгеләнә һәм монда халык белән элемтәдә булу мөһим. Узган елда шәһәр халкыннан ТР Президенты Аппараты адресына 800ләп мөрәҗәгать, торак инспекциясенә 1,7 меңгә якын мөрәҗәгать, «Халык контроле» системасы аша 4 меңнән артык мөрәҗәгать керде. Президент шәһәр халкының шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен теләсә кайсы уңайлы вакытта калдыру мөмкинлеге булырга тиешлегенә игътибар итте.

Чаллы өчен пассажирлар ташу актуаль мәсьәлә булып кала бирә. Шәһәр зур сыйдырышлы автобусларга мохтаҗ. «Бу мәсьәлә буенча хәрәкәт бар. Проблеманы җайга салуда адымнар ясала. Шул ук вакытта шәһәрлеләр ягыннан машина йөртүчеләрнең дорфалыгына шикаятьләр килә. Мондый фактларны күзәтеп торырга һәм барлык очракларга да кичекмәстән реакция белдерергә кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Гомуми белем бирү сыйфаты буенча Чаллы лидерлык позициясендә тора. Әмма Автошәһәр өчен гаиләдә белем алучы балалар саны шактый. Бүгенге көндә мондый формада 224 бала белем ала. "Әлбәттә, аерым очракларда бу мөмкин. Әмма өйдә белем алу балаларны социализацияләү проблемаларына китерә. Шулай ук тәҗрибә күрсәткәнчә, әзерлек дәрәҗәсе мондый форматта шактый түбән. Казанда дини принциплар да, барлык федераль белем бирү стандартлары да үтәлә торган православие мәктәбе бар. Шундый ук принципларда мөселман мәктәпләре эшен оештырырга була. Әмма балалар коллективларда булырга тиеш. Укыту вакытында социальләштерү - мөһим фактор», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук утырыш барышында Татарстан Республикасы Президенты халыклар дуслыгының җирле йорты һәм «Ал җилкәннәр» балалар сәламәтләндерү лагере бинасын капиталь ремонтлауда ярдәм итүне сорадылар. Рөстәм Миңнеханов тармак ведомстволары вәкилләренә әлеге объектлар буенча эшне башларга кушты.

Утырыш ахырында Рөстәм Миңнеханов республика дәүләт бүләкләрен тапшырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.