Татарстан Президенты Бурятия татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты

04.03.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бурятия Республикасындагы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Улан-Удэга эш сәфәре кысаларында узды. Очрашуда Бурятия Республикасы башлыгы Алексей Цыденов катнашты.

2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Бурятиядә татарлар саны 6,8 меңнән артык кеше тәшкил итә. Татарлар Бурятиянең барлык районнарында диярлек яши.

2005 елның апрелендә Бурятия татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе оештырыла, аны Саҗидә Баталова җитәкли. Автономия туган тел, мәдәният һәм гореф-гадәтләрне өйрәнүгә зур игътибар бирә. Иске Оноха, Мөхәршибир, Хәрәшибир авылларында һәм Улан-Удэ авылында Халыклар дуслыгы йортында якшәмбе татар мәктәпләре эшли. Теләүчеләр «Ана теле»интернет-платформасында татар телен өйрәнү белән шөгыльләнә. Бурятия татарлары республика территориясендә төрле чаралар, шул исәптән Байкал Сабантуе оештыралар, ул инде 15 ел дәвамында үткәрелә.

Саҗидә Баталова шулай ук 2019 елда Усть-Кяхта авылында «Алмагачлар ата» татар мәдәнияте үзәге ачылуын да әйтеп үтте. Бүген авылда махсус этнотуралар оештырыла, алар кысаларында кунакларны Көнчыгыш Себердәге татарлар тарихы, татар милли мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм аш-сулары белән таныштыралар.

Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларга татар теленә һәм гореф-гадәтләренә карата игътибарлы мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерде. «Сез бик мөһим миссия башкарасыз. Милли мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә, телгә мәхәббәт - киләчәк буыннар өчен яхшы үрнәк. Бу эшне бездән башка беркем дә алып бармаячак. Без, үз чиратыбызда, Татарстаннан читтә яшәүче татарларга ярдәм итәргә тырышабыз. Китаплар, мәдәни программа, чаралар оештыруда булышабыз. Әмма иң мөһиме - сез, актив битараф булмаган кешеләр, үз үзенчәлекләрен саклап калырга тырышучылар", - дип билгеләп үтте ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Бурятия җитәкчелегенә татар иҗтимагый оешмалары эшчәнлегенә ярдәм күрсәткәннәре, татар халкының мәдәниятен саклау һәм үстерү өчен шартлар тудырганнары өчен рәхмәт белдерде.

Президент ассызыклаганча, Татарстанда шулай ук җирле диаспораларга ярдәм итүгә зур игътибар бирелә. "Без үзебездә удмурт һәм чуаш милли бәйрәмнәрен уздырабыз. Май чабу һәм Питрау бәйрәмен билгеләп үтәбез. Безнең ил үзенең күпмилләтле булуы белән көчле. Бер яктан, без барыбыз да төрле, әмма шул ук вакытта без зур Ватаныбыз - Россия патриотлары", - дип өстәде ТР Президенты.

Алексей Цыденов билгеләп үткәнчә, Бурятиядә 100 дән артык милләт вәкиле һәм татар диаспорасы - иң активларның берсе. «Без татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашабыз, бик тату яшибез. Әйдәгез, алга таба да бер-береңне мәдәният һәм гореф-гадәтләребезне баетыйк», - диде Бурятия башлыгы.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Бурятия татарларының милли-мәдәни мохтәрияте вәкилләрен татар мәдәниятен саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен бүләкләде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.