Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күп балалы аналарга «Ана даны – Материнская слава» медальләрен тапшырды.
Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.
«Ана даны – Материнская слава» медале белән биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән Татарстан Республикасы гражданнары бүләкләнә. Бүләк тәкъдим иткәндә күп балалы ананың үз балаларын тәрбияләүгә намуслы мөнәсәбәте дә исәпкә алына.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Татарстанда яшь буын татарстанлыларның туулары һәм лаеклы тәрбияләнүләре өчен шартлар тудыруга аерым игътибар бирелә. «Безнең республика нык, тату һәм күп милләтле гаиләләре белән дан тота», - дип белдерде ул.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасының «Ана даны – Материнская слава» медальләрен тапшыру тантанасындагы тезислары:
Дорогие наши семьи! Хөрмәтле гаиләләребез! Иң матур һәм язгы бәйрәм – 8 Март алдыннан без Татарстан Республикасының «Ана даны – Материнская слава» медальләрен тапшыру тантанасын уздырабыз. Гаилә – ул мәхәббәт һәм җылылык чыганагы. Ул – безнең һәрберебез өчен терәк. Гаилә һәрвакыт җәмгыятьнең рухи сәламәтлеген, милли-мәдәни йөзен саклаучы булды.
Татарстанда яшь буын татарстанлыларның туулары һәм лаеклы тәрбияләнүләре өчен шартлар тудыруга аерым игътибар бирелә. Безнең республика нык, тату һәм күп милләтле гаиләләре белән дан тота. Узган ел 19 меңнән артык яңа гаилә төзелгән, һәр 6 нчы никах – милләтара, барлык туган балаларның яртысыннан артыгы – икенче һәм аннан соңгы бала.
Шунысы куанычлы, күп балалы гаиләләр саны арта. Гаиләгә ярдәм итү, аналарны һәм балаларны яклау социаль сәясәтнең өстенлекле юнәлеше булып тора. Җәмгыятьтә гаилә ролен арттыру традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга бәйле. Балаларны мәхәббәт, кайгыртучанлык һәм үзара аңлашуда тәрбияләү – һәр хатын-кыз өчен изге һәм игелекле хезмәт. Кадерле дуслар! Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим. Сезнең гаиләләрегездә һәрвакыт мәхәббәт һәм үзара аңлашу хөкем сөрсен.
«Ана даны - Материнская слава» медальләре белән Актаныш, Түбән Кама, Теләче, Ютазы, Чирмешән, Саба, Бөгелмә, Әлмәт, Минзәлә, Апас муниципаль районнарыннан һәм Казан шәһәреннән булган күп балалы аналар бүләкләнде.