Бүген Иннополиста Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко «Киләчәк өчен кадрлар» дигән күчмә киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә РФ Мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Көндезге һәм читтән торып форматтагы киңәшмәгә Россиянең әйдәп баручы университетларының 200дән артык ректоры, шул исәптән МДУ, МФТИ, СПбДУ, ИТМО, ДВФУ, шулай ук Яндекс, Mail.ru - Саклык банкы, X5 Retail Group, РТЮ, Аэрофлот һәм Росатом эре компанияләре вәкилләре дә кушылды. Катнашучыларның гомуми саны 500 дән артык кеше булды.
Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополиста булдылар. Алар Татарстанның цифрлы проектлары презентациясе белән таныштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Новгород өлкәсе Губернаторы Глеб Никитин белән очрашты. Очрашу Иннополиста Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко рәислегендә «Киләчәк өчен кадрлар» эшлекле киңәшмәсе алдыннан узды.
Бүген Казанда Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко Су спорт төрләре сараенда булды.
Исегезгә төшерәбез, РФ вице-премьеры Казанга эш визиты белән килде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Дмитрий Чернышенко спорт объектының инфраструктурасы белән танышты.
Бүген Казанда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко Изге Ана Казан иконасы соборында булды.
РФ Вице-премьерын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл озатып йөрде.
Бүген Казанга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко Казан (Идел буе) федераль университетының Геология һәм нефть-газ технологияләре институтында булды.
РФ Вице-премьерын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.
Торак төзелеше программалары, социаль объектлар төзелеше һәм капиталь ремонт программаларын тормышка ашыру турында ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Февральдә республикада 1 мең 931 яңа Covid-19 очрагы теркәлгән. Бу гыйнварга караганда 30%ка ким. Мартның беренче атнасында уртача көнгә 50 дән артык очрак теркәлгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Казанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко эш сәфәренә килде.
Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Дмитрий Чернышенконы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ихтыярыйлар (волонтерлар) оешмаларының хатын-кыз вәкилләре белән очрашты. Очрашу Халыкара хатын-кызлар көненә багышланды.
Чара Казан Кремлендә узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов һәм башкалар катнашты.