Россия венчур форумының пленар сессиясе онлайн трансляцияләнәчәк.
Трансляцияне рәсми сайтның төп битендә сылтама буенча карарга була.
Исегезгә төшерәбез, Россия венчур форумы 2021 елның 7-8 апрелендә Казанда, «Казан Экспо» мәйданчыгында уза. Пленар сессиянең темасы – «Технологик көн тәртибе трансформациясе контекстында Россия һәм дөнья".
Пленар сессиянең модераторы Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды җитәкчесе Айнар Айделдинов.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләренең федераль хезмәте директоры урынбасары – Россия милли гвардиясе гаскәрләре баш командующие Сергей Лебедев белән очрашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда 2022 елгы волейбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру мәсьәләсе буенча республика оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты. Видеоэлемтә режимында утырышта Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин һәм «Волейбол 2022 оештыру комитеты» КАБО генераль директоры Роман Станиславов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының «Илкүләм кардиология медицина үзәге» ФДБУ генераль директоры урынбасары Ренат Акчурин белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә Губернатор сараенда узды.
Рөстәм Миңнеханов академик Ренат Акчуринны 75 яшьлеге белән котлады һәм сәламәтлек, озын гомер теләде.
Татарстан хакимияте “Казан Экспо” мәйданының бер өлешен шәхси проектларга тапшыруны планлаштыра. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте.
Брифинг республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Трансмашхолдинг» АҖ президенты Андрей Бокарев Казан метрополитенының пилотсыз хәрәкәтен оештыру проекты турында фикер алыштылар.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов, очрашуда катнашучыларны сәламләп, республиканың «Трансмашхолдинг» АҖ белән күптәнге эшлекле багланышлары булуын билгеләп үтте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисадый зонасы Күзәтүчеләр советының 2021 елда беренче утырышын уздырды.
Утырыш «Алабуга» МИЗның административ бинасында узды. Анда Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Икътисадый үсеш һәм финанслар департаменты директоры Василий Толоко, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Икътисадый үсеш һәм финанслар департаментының бюджетара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Наталья Ермакова һәм башка рәсми затлар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗның кадрлар потенциалын үстерү буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмә "Алабуга" махсус икътисадый зонасы территориясендә узды. Киңәшмә башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм башка мөхтәрәм кунаклар «Алабуга Политех» мәгариф үзәген ачу тантанасында катнаштылар.
Киңәшмәдә Россия Федерациясе Мәгариф министрының беренче урынбасары Дмитрий Глушко, «Һөнәри осталык үсеше агентлыгы (Ворлдскиллс Россия)» КАБО генераль директоры Роберт Уразов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга Политех» мәгариф үзәген ачу тантанасында катнашты.
«Алабуга Политех» мәгариф үзәге инженер көллияте базасында оештырылган, ул «Алабуга политехника көллияте» ДАҺОУ белән берлектә, гомуми белем бирү мәктәпләренең 9 нчы сыйныф укучыларын 4.0 Индустрия таләпләренә җавап бирүче һөнәрләр буенча укыту өчен «Алабуга» СҖТ МИЗ» АҖ тарафыннан оештырылган.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Синергия» индустриаль паркы территориясендә «Аконит-Урал» компаниясе эшчәнлеге белән танышты.
«Аконит-Урал» компаниясе конвейер җиһазлары өчен комплектлау җайланмалары (конвейер роликлары) җитештерә.