Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Улан-Удэга эш сәфәре кысаларында Бурятия Республикасы башлыгы Алексей Цыденов белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, регионнар хезмәттәшлекне үстерү өчен яхшы перспективаларга ия. Татарстан вертолетлар җитештерү өлкәсендә Улан-Удэ предприятиеләре белән хезмәттәшлек итә. Бурятиягә КАМАЗ йөк автомобильләре, шиннар, дизель ягулыгы, табаклы пыяла, азотлы ашламалар, юу чаралары, азык-төлек продуктлары, медицина инструментлары һәм дару препаратлары китерелә.
Үзара тәэмин итүне арттыру өчен Татарстан Республикасы Президенты хезмәттәшлек турында гамәлдәге килешүне яңартырга һәм аны гамәлгә ашыру буенча чаралар планын билгеләргә тәкъдим итте. «Без машина төзелеше продукциясе, халык кулланышы товарлары һәм азык-төлек продуктлары, медицина әйберләре белән тәэмин итүне киңәйтергә әзер. Безнең регионнар өчен кызыклы булган Татарстан һәм Бурятия продукциясе исемлеген төзергә кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Әңгәмә барышында яклар туризм өлкәсендә дә уртак мәнфәгатьләрне билгеләделәр. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Бурятия Байкалның уникаль табигате белән атаклы. "Бик күпләр Байкалга килергә тели. Өстәвенә, Бурятия ягыннан күл бик матур, искиткеч пляжлар һәм искитәрлек чиста сулы. Гомумән, дөньяда Байкал кебек урыннар юк. Логистика белән бәйле мәсьәләләрне уйларга гына кирәк. Без, үз чиратыбызда, Татарстанда экотуризмны актив үстерәбез. Бу юнәлештә без шулай ук хезмәттәшлек итә алабыз", - дип билгеләп үтте Президент.
Алексей Цыденов, үз чиратында, фармацевтика, фән һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек перспективаларын, вертолет өлкәсендә кооперацияне ныгытуны билгеләп үтте. "Хезмәттәшлек өчен вариантлар күп, кызыксыну бар", - дип өстәде Бурятия башлыгы.