Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнарының хатын-кыз хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды

05.03.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың хокук саклау органнарының хатын-кыз хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Бүләкләү тантанасы 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланды һәм Казан Кремлендә Губернатор корпусының Ак залында узды.

Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләренә барлыгы 30 кеше лаек булды.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасында ясаган чыгышының тезислары:

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Сезнең язның иң беренче бәйрәме – Халыкара хатынкызлар көне белән тәбрик итәм! Бу бәйрәмне без яз башында билгеләп үтәбез. Бүген безнең зур илебездә һава торышы төрле булса да, һәркайда язгы, кояшлы кәеф хөкем сөрә. Аны сезнең елмаюлар һәм чәчәкләр тудыра. Гүзәл затлар тормышның барлык өлкәләрендә – җитештерүдә, социаль өлкәдә, идарәдә һәм бизнеста эшлиләр.

Бүген без хокук саклау структуралары вәкилләре булган хатын-кызларны хөрмәтлибез. Хезмәттә сез җаваплы карарлар кабул итәсез, һөнәри эшчәнлекнең барлык авырлыкларын кичерәсез, шул ук вакытта мөлаем һәм назлы булып каласыз. Сез гаҗәеп рәвештә өйләрегездә тәртип һәм җылылык, ә эшләрегездә уңайлык һәм иминлек тудыра беләсез. Сезнең ярдәмегез һәм аңлавыгыз ир-атларны кыю гамәлләргә, ихтыярый карарларга һәм нәтиҗәле эшкә рухландыра. Сез теләсә кайсы эшне башкарып чыга аласыз. Сез – куелган максатларга ирешүдә безнең төп этәргеч.

Кадерле хатын-кызлар! Сезне тагын бер кат бәйрәм белән котлыйм. Чын күңелдән сезгә бәхет, сәламәтлек, мәхәббәт һәм шатлык телим. Мөхтәрәм хатын-кызлар! Көннәрегез якты һәм шатлыклы булсын! Барыгызга да исәнлек-саулык, зур уңышлар, бәхетле киләчәк телим! Бәйрәм белән!


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.