Рөстәм Миңнеханов Бурятиягә эш сәфәренә килде

04.03.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Улан-Удэга (Бурятия Республикасы) эш сәфәренә килде.

Визиты барышында Рөстәм Миңнеханов Улан-Удэ авиация заводында булачак һәм «Россия вертолетлары» АҖ Директорлар советы утырышында катнашачак.

Аннары Татарстан Президенты Бурятия Республикасы Башлыгы Алексей Цыденов белән очрашачак. Очрашуда төбәкләр арасында сәүдә-икътисадый һәм гуманитар элемтәләрне үстерү перспективалары буенча фикер алышу планлаштырыла.

Шулай ук эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов җирле татар җәмәгатьчелеге активы белән дә очрашачак.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.