Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу эшләренең барышы белән танышты.
Исегезгә төшерәбез, собор «Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу турында»гы УП-1066 номерлы Указны үтәү йөзеннән торгызыла. Объект нигезенә истәлек ташы 2016 елның 21 июлендә Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кирилл катнашында салынган иде.
2016-2021 елларда гыйбадәтханә беренчел рәвештә диярлек торгызылды. Шулай ук «Мәгарә гыйбадәтханәсе» торгызылган (2020 елның 25 февралендә митрополит Феофан тарафыннан изгеләндерелгән).
Соборны карау вакытында Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, эшләр билгеләнгән график нигезендә алып барыла. Аңлатмаларны ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин бирде.
Бүгенге көндә чуен идәннәрен урнаштыру, иконостас өчен Иконалар язу, чиркәү кирәк-яраклары һәм мебель ясау буенча эшләр дәвам итә. Шулай ук эчке декор һәм гыйбадәтханә язмасы буенча эшләр бара (2500 кв. м дан 2100 кв. м га кадәр язылган).
Карау барышында шулай ук яңадан торгызылган соборны һәм барлык объектларның комплексын җылыту вариантлары турында фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, соборны тантаналы ачу 2021 елның 21 июленә планлаштырылган.