XV Россия венчур форумында 3 мең кеше, шулай ук 200 дән артык Россия һәм халыкара инвесторлар катнашачак.
Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстанның Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов сөйләде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссерына Фәрит Бикчәнтәевка Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Нәҗибә Ихсанова вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.
Татарстан республикасында җир кишәрлеге алу өчен 61 мең күп балалы гаилә теркәлгән, шуларның 39 меңе җир кишәрлекләре белән тәэмин ителгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Республикасында төзелеш өлкәсендәге программаларны гамәлгә ашыруның барышы турында бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстанда 552 мең гектар көзге культуралар чәчелгән, алар яхшы хәлдә. Һава шартлары уҗымнар өчен уңай, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Агымдагы елда Татарстанның агросәнәгать комплексы алдында конкуренциягә сәләтле авыл хуҗалыгы продукциясен арттыру буенча җитди бурыч тора. Тармак предприятиеләренең финанс тотрыклылыгы да мөһим. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасында телләр турындагы законны гамәлгә ашыру Советы утырышын уздырды.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Анда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районының Столбище авылында урнашкан Росреестрның яңа үзәкләштерелгән архивында булды. Аны Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова һәм Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров озата йөрде.
Быел югары уку йортына укырга керергә планлаштырмаган 11 классны тәмамлаучылар БДИ урынына рус теле һәм математикадан дәүләт чыгарылыш имтиханын тапшырачаклар. Бу урта белем турында аттестат алу өчен нигез булачак.
Бу хакта ТР хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Брифинг барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Кадерле хатын-кызлар! Сезне 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!