Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татарлар туган телне, милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклауга гаять зур өлеш кертәләр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов илнең төрле төбәкләреннән булган татар авыллары вәкилләре катнашында узган эшлекле иртәнге ашта хәбәр итте.
Чара «Корстон» КСКК мәйданчыгында Татар авыллары эшкуарларының IX бөтенроссия җыены кысаларында узды.
Татарстан белән Архангельск өлкәсенең үзара файдалы хезмәттәшлекне ныгыту өчен бөтен мөмкинлекләре бар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Архангельск өлкәсе Губернаторы Александр Цыбульский белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Казан Кремлендә узды.
IX Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенының пленар утырышы онлайн трансляцияләнәчәк. Трансляцияне рәсми сайттагы сылтама буенча карарга була.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтында булды.
Россия ЭЭМ КЮИга 1974 елның 21 мартында нигез салынган, ул чакта СССР ЭЭМ академиясе каршындагы Мәскәү юридик читтән торып уку филиалы Казан укыту-консультация пункты оештырыла. 1994 елда – Россия Эчке эшләр министрлыгының Юридик институты филиалы, 1999 елда – мөстәкыйль югары уку йорты – Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты була.
Татарстан Республикасының Инвестицион советы әгъзаларының бүген тәкъдим ителгән проектлары уңай бәя алды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион советының агымдагы елда беренче утырышын уздырды. Утырышта ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Утырышка видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары да кушылды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.
Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда кайбер инновацион проектлар тәкъдир ителде.
Бүген В.Д. Шашин ис. "Татнефть" ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Утырышта 2021 елның ике аенда бюджет үтәлеше нәтиҗәләре каралды һәм агымдагы елның икенче кварталына бюджет расланды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов патентлар системасы турындагы законда бизнес өчен ташламаларны теркәргә тәкъдим итте. Бу хакта ул бүген ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый вәкилләре белән очрашуда белдерде.
Очрашу Казанда Эшкуарлар йортында узды.
Татарстан Республикасында 2020 елның 9 аенда кече һәм урта эшкуарлык өлеше 25%тан артып киткән. Тулаем республика эшкә яраклы халыкның 33%ы кече һәм урта эшкуарлыкта мәшгуль.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу Казанда (Петербург ур.) Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать вәкилләре белән уза.
Татарстанда 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык һәм “ЭКОЯЗ-2021” республика акциясе башлана. Бу чорда территорияләрне чистарту буенча көчәйтелгән эш режимына күчелә.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков хәбәр итте.