Казанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко эш сәфәренә килде.
Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Дмитрий Чернышенконы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Казанда булганда РФ вице-премьеры, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә, Казан (Идел буе) федераль университетының Геология һәм нефть-газ технологияләре институтында булачак, берничә спорт объектын, шул исәптән Су спорт төрләре сараен һәм «Искәндәр» футбол-регби манежын караячак.
Төштән соң Дмитрий Чернышенко Иннополиста «Киләчәк өчен кадрлар» дигән күчмә киңәшмә уздырачак. Киңәшмәдә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, илнең әйдәп баручы университетлары ректорлары, шул исәптән МДУ, МФТИ, СПбДУ, ИТМО, ДФУ, шулай ук Яндекс вәкилләре, Mail.ru, X5 Retail Group, Россия тимер юллары, Аэрофлот һәм Росатом – югары һәм урта һөнәри белем бирү системасын, индустриаль компанияләрнең икътисадның өстенлекле тармакларын югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү өчен ихтыяҗларын берләштерү мөмкинлеге турында фикер алышачаклар.