Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Рөстәм Миңнеханов ихтыярыйлар (волонтерлар) оешмаларының хатын-кыз вәкилләре белән очрашты

05.03.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ихтыярыйлар (волонтерлар) оешмаларының хатын-кыз вәкилләре белән очрашты. Очрашу Халыкара хатын-кызлар көненә багышланды.

Чара Казан Кремлендә узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов һәм башкалар катнашты.

Очрашуда катнашучылар Рөстәм Миңнехановка үзләре катнашкан волонтерлык проектлары турында сөйләделәр. Болар – "Ялгыз түгел" гаилә проекты (ялгыз өлкәннәр өчен хәйрия чаралары уздыру), «Без бергә» бөтенроссия акциясе, хәбәрсез югалган кешеләрне эзләү буенча кинология отрядлары эше, "Өйдә музей" проекты (сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен күргәзмә экспонатлары белән экскурсияләр), «Иммунитет + » проекты (вакцинация вакытындагы эш), «Доброволец России» конкурсы һ. б.лар.

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, кичә #Мывместе ярдәм акциясендә катнашучылар белән очрашуны Россия Президенты Владимир Путин уздырды. Анда өлкән яшьтәге волонтер Хөрия Госман кызы Халитова да катнашты.

«Дәүләт башлыгының, кешелекле булып, барысын да кызыксынып һәм игътибар белән тыңлавы, киңәшләре бирүе бик күңелле», -диде Рөстәм Миңнеханов кичә Россия Президенты катнашында узган чара турында.

Бүген Татарстан волонтеры Хөрия Госман кызы Халитова Рөстәм Миңнехановка Covid-19 пандемиясе чорында катнашкан проектлар турында сөйләде.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү уңаеннан ихтыярыйлар (волонтерлар) оешмалары вәкилләре белән очрашуы тезислары:

Кадерле хатын-кызлар! Сезнең белән Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан очрашуыма чын күңелдән шатмын! Бу матур бәйрәм безгә язгы кояшның беренче нурлары белән килә. Һәм без ир-атлар өчен бу –сезгә соклану һәм хөрмәт белдерү өчен тагын бер сәбәп, сөйкемле хатын-кызлар. Сүз дә юк, бүгенге катлаулы заманда пандемия чорында татарстанлыларга ярдәм иткән, үз гамәлләре белән гади кешелеклелек һәм шәфкатькә ышаныч саклаган хатын-кызларның ролен аеруча билгеләп үтәсе килә. Бик зур рәхмәт сезгә!

Сезнең файдалы булу һәм дөньяны яхшы якка үзгәртү теләгегезнең татарстанлылар йөрәгендә киң чагылыш табуын күрәбез. Волонтерлык хәрәкәтенең актив үсеш алуы безне сөендерә. Бүген республикада 64 меңнән артык волонтер эшли; 2020 ел нәтиҗәләре буенча Россиядә иң яхшыларның берсе булган мәгълүмати-ресурс үзәге булдырылды. Актив тормыш позициясе булган кешеләр тормыш эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә үзара хезмәттәшлек һәм ярдәм күрсәтүнең яңа формаларын табалар. Болар «Волонтер-медиклар», «Җиңү волонтерлары», «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте, «Kazan volunteers», «Лиза Алерт» эзләү-коткару отряды, "Өлкән яшьтәге волонтерлар" һ.б.лар. Сез изге эшләрегез белән тормышны матуррак итәсез. Авыр чакта ярдәмгә килү – киң күңеллелек; мәрхәмәтле йөрәк; күркәм холык билгесе.

Кичә #Мывместе ярдәм акциясендә катнашучылар белән очрашуны Россия Президенты Владимир Путин уздырды. Анда өлкән яшьтәге волонтер Хөрия Госман кызы Халитова да катнашты.

Кадерле хатын-кызлар! Игелеклелек, матурлык, акыл һәм тырышлык нәтиҗәсендә сез теләгән нәрсәгезгә ирешергә сәләтле. Ә без сезгә бу мәсьәләдә ярдәм итәчәкбез. Сезне якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйм!


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.