Татарстанда планлаштырылган торакның 19,5%ы файдалануга тапшырылган

06.03.2021

Торак төзелеше программалары, социаль объектлар төзелеше һәм капиталь ремонт программаларын тормышка ашыру турында ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Торак төзелеше кысаларында 2 млн 670 мең кв. метрдан республикада 19,5% файдалануга тапшырылган. Министр муниципаль берәмлек башлыкларын торак төзелешен һәм файдалануга тапшыру мәсьәләсен шәхси контрольгә алырга, шулай ук 20 мартка еллык планнның 20 %ын тапшыруны тәэмин итәргә йөкләде.

Социаль ипотека программасы буенча төзелә торган 161 күп фатирлы йортның (гомуми мәйданы 280 мең кв. метр) 1 359 фатирлы 23 йорты тапшырылган.

Моннан тыш, коммерцияле программа буенча төзергә планлаштырылган 164 күп фатирлы йортның 46сы файдалануга тапшырылган. Ә шәхси торак төзелеше кысаларында 1 840 йорт тапшырылган. Барлыгы 8 мең 330 йорт төзү планлаштырыла.

Мәскәү - Казан тиз йөрешле М12 автомобиль юлы төзелеше проектын гамәлгә ашыру турында кыскача Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сөйләде.

Проект-смета документ эшләре дәвам итә. “Җиденче этап буенча әзерлек эшләренә 2021 елның апрель - май аена, төп эшләргә 2021 елның май - август айларында бәяләмә алу планлаштырыла. Сигезенче этап буенча әзерлек эшләренә 2021 елның апрель ахырына кадәр һәм төп эшләргә, шулай ук май- август айларында бәяләмә алырга планлаштырабыз. Республикага М12 трассасы төзелешенең җиденче һәм сигезенче этабы туры килә”,- диде министр.

Фәрит Хәнифов сүзләренчә, хәзер җиденче этапта үсемлек катламын алу, грунт эшләү, мәйданны планлаштыру, вакытлы автомобиль юлларын салу һәм фонарьлар урнаштыру эшләре башкарыла. Сигезенче этапта әзерлек эшләре алып барыла: вакытлы керү юллары төзелеше һәм төзелеш мәйданчыгы булдыру, инженер-геологик тикшеренүләр башкарыла. Идел елгасы аша күпердә эшләр башланган.

Шулай ук видеоэлемтә режимында киңәшмәгә РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин кушылды һәм ул хатын-кызларны 8 март бәйрәме белән котлады.

 

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.