Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Новгород өлкәсе Губернаторы Глеб Никитин белән очрашты. Очрашу Иннополиста Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко рәислегендә «Киләчәк өчен кадрлар» эшлекле киңәшмәсе алдыннан узды.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Түбән Новгород өлкәсе - республиканың стратегик партнеры. Төп юнәлешләрнең берсе - автомобиль төзелеше өлкәсендә кооперация. Шулай ук Президент машина төзелеше, химия тармагы, энергетика, төрле продукция белән үзара тәэмин итү өлкәсендә хезмәттәшлекнең зур потенциалын билгеләп үтте. "Ышанам ки, сезнең Татарстанга визитыгыз регионнар арасында эшлекле һәм гуманитар элемтәләрне ныгытуга ярдәм итәчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Глеб Никитин үз чиратында билгеләп үткәнчә, Түбән Новгород предприятиеләре машина төзелеше, су асты канатларында тиз йөрешле пассажир судноларын проектлау һәм төзү, электроника һәм радиолокация эшләнмәләрен эшләү һәм гамәлгә кертү өлкәләрендә хезмәттәшлекне киңәйтү яклы. "Фәнни-белем бирү үзәкләренең уртак проектларны гамәлгә ашыруда хезмәттәшлек аерым юнәлеш булырга мөмкин, алар югары технологияләр һәм ИТ-индустрия өлкәсендә сыйфатлы ыргылыш ясарга мөмкинлек бирәчәк", - дип билгеләп үтте Глеб Никитин.
Очрашу барышында Губернатор Рөстәм Миңнехановны Түбән Новгородның 800 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында дәрәҗәле кунак булырга чакырды, шулай ук Татарстан мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең «Түбән Новгород өлкәсендә Татарстан Республикасы көннәре» форматында чыгышларын оештырырга тәкъдим итте.